Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Иртәгә без совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 68 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын Бөек Җиңү белән котлады. 1945 елның 9 Мае илебез тарихына бөтенхалык бәйрәме, тыныч тормыш башлану көне булып кереп калды, диелә котлауда. Бу көнне без утлы сугыш юллары үткән, җиңелгән...

Иртәгә без совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 68 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын Бөек Җиңү белән котлады.
1945 елның 9 Мае илебез тарихына бөтенхалык бәйрәме, тыныч тормыш башлану көне булып кереп калды, диелә котлауда. Бу көнне без утлы сугыш юллары үткән, җиңелгән Берлинда рейхстаг өстенә Җиңү байрагы элгән әтиләребез, бабаларыбыз өчен олы горурлык хисләре кичерәбез. Без Җиңүне якынайтуга үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш керткән тыл батырларын - фабрика һәм заводларда, басуларда һәм фермаларда, оборона корылмалары төзүдә фидакарьләрчә эшләүчеләрне хөрмәт белән искә алабыз. Киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен өчен дистәләгән миллион кеше гомерләрен корбан итте. Безнең илдә сугыш кайгысы кермәгән бер генә гаилә дә юк, шуңа күрә Җиңү Көне безгә бигрәк тә кадерле.
Вакыт сизелми дә үтә. Хәзерге вакытта безнең районда нибары 39 сугыш ветераны һәм 676 тыл хезмәтчәне калды. Сугышта катнашучыларның һәм һәлак булганнарның гаиләләре уңайлы фатирлар белән тәэмин ителде. Быел гына да 5 ветеран фатир шартларын яхшыртты. Үткән ел 11 ветеран гаиләсе яңа фатирларга күчте һәм икенчел базардан торак сатып алдылар. Аларга дәвалану өчен шартлар тудырыла, санаторийларга һәм курортларга путевкалар бирелә. Пенсияләр белән тәэмин итүне яхшырту буенча да күп нәрсәләр эшләнә. Ветераннар үзләре турында даими кайгыртучанлык тоялар, диелә котлауда.
Фашизмны Җиңү - бөтен кешелек дөньясы өчен сабак булды. Кайберәүләр Җиңүнең әһәмиятен киметәләр, тарихи фактларны бозып күрсәтәләр. Без киләчәк буыннар фашизмны Җиңгән батырларны онытмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Алар батырлыгына лаек булу һәм тынычлыкны саклау - безнең бурыч.
Район Советы, башкарма комитет исеменнән район башлыгы бөтен халыкны Бөек бәйрәм белән котлый, һәр кешегә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, гаилә бәхете тели!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X