Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Батырлар даны мәңге онытылмас!”

Үзәк китапханә абонементында әнә шундый исемле күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә ватандашларыбызның батырлыгына дан җырлаучы китаплар, шулай ук газета һәм журналларда басылган күп сандагы язмалар урын алган. Әлеге әдәбият арасында аерым урынны "Батырлар китабы" били. Китапта Бөек Ватан сугышында катнашып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган биш якташыбыз турында да төгәл...

Үзәк китапханә абонементында әнә шундый исемле күргәзмә эшли башлады.
Күргәзмәдә ватандашларыбызның батырлыгына дан җырлаучы китаплар, шулай ук газета һәм журналларда басылган күп сандагы язмалар урын алган. Әлеге әдәбият арасында аерым урынны "Батырлар китабы" били. Китапта Бөек Ватан сугышында катнашып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган биш якташыбыз турында да төгәл мәгълүматлар табарга була. Болар Александр Беркутов, Павел Гурьянов, Григорий Мошанин, Петр Лихачев, Степан Спирьков.
Рәсемле альбом исә Дан орденнарының тулы кавалерлары турында сөйли. Алар арасында якташларыбыз Павел Карпов белән Николай Зотов та бар. Дан орденнарының тулы кавалеры Василий Филипповның язмышы да безнең район белән аерылгысыз бәйле. Аңа багышланган язма газетаның октябрь аендагы саннарының берсендә дөнья күрде. Туган якны өйрәнүче Николай Марянин тарафыннан әзерләнгән бу материал да күргәзмәдә үзенең лаеклы урынын алган.
Моннан тыш, үзәк китапханәнең библиография бүлеге хезмәткәрләре әзерләп чыгарган альманахта да безнең Геройларыбыз турында күп язылган. Укучыларның игътибарын җәлеп итүче күргәзмәдә аны да күрергә була.
Бу якташларыбызның сугышчан юлы дәүләтебезнең югары бүләкләренә очраклы гына лаек булмаган. Алар Җиңү көнен якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Ватан азатлыгын яклап сугышкан батырлар мәңге онытылмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев