Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз

Агымдагы елның узган чорында районда балалар гаебе белән Полянка, Антоновка һәм Тукай авылларында өч янгын чыкты. Полянкадагы фаҗигадә ике баланың гомере өзелде, калган очракларда исә балаларның ут белән шаярулары нәтиҗәсендә хуҗалык корылмалары янып, шактый материаль зыян килде. Балалар катнашында янгыннарны булдырмау өчен нинди чаралар күрелүе турында Спас районы буенча күзәтчелек...

Агымдагы елның узган чорында районда балалар гаебе белән Полянка, Антоновка һәм Тукай авылларында өч янгын чыкты. Полянкадагы фаҗигадә ике баланың гомере өзелде, калган очракларда исә балаларның ут белән шаярулары нәтиҗәсендә хуҗалык корылмалары янып, шактый материаль зыян килде.
Балалар катнашында янгыннарны булдырмау өчен нинди чаралар күрелүе турында Спас районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов сөйли.
- Беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең гомуми белем бирү һәм балаларны мәктәпкәчә тәрбияләү учреждениеләрендә ничек үтәлүе тикшерелә. Аларның һәркайсында тулысынча комплектлаштырылган янгын сүндерү щиты, сигнализация һәм янгын чыгу турындагы хәбәрне район янгын сүндерү хезмәтенә җиткерүче "Стрелец-Мониторинг" радиоканал системасы монтажланган булырга тиеш.Чардактагы агач конструкцияләрне янгынга каршы махсус катнашма белән тиешенчә эшкәртү, янгын сүндерү өчен махсус су алу урыны булуы да куела торган төп таләпләрдән санала. Дөрес, бу таләпләр үтәлә, тик менә тикшерү барышында кайбер кимчелекләр барыбер ачыклана.
Яңа уку елы башлану белән 27 мәктәптә һәм шәһәрдәге өч балалар бакчасында янгын чыккан очракларда кешеләрне биналардан эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелде. Янгын сигнализациясе тавышы ишетелә башлау белән укучылар, педагоглар һәм техник хезмәткәрләр биналардан тиз арада чыктылар. Күнегүләрдә катнашучыларның күбесе эвакуацияләү буенча комплекслы чараларны норматив нигезендә (биналарның ничә катлы булуын исәпкә алып) үтәделәр.
Күзәтчелек, янгын сүндерү хезмәте органнары күп балалы гаиләләрне (районда алар 220) дә тиешле контрольдә тота. Без бу гаиләләрнең фатирларын тикшерү максаты белән рейдлар оештырабыз. Бу араларда гына да, мәсәлән, күп балалы уналты гаилә әгъзаларына ачыкланган кимчелекләрне (тузган электр чыбыклары, мич торбасының дөрес чыгарылмавы һәм башкалар) бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде. Балаларның игътибарын әлеге темага җәлеп итү өчен мәктәпләрдә ел саен рәсем конкурслары уздырыла. Балалар үз эшләрендә янгыннарның нинди зур бәла китереп чыгуын күрсәтәләр, янгыннарны кисәтү чаралары турында да сөйлиләр.
Дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, ата-аналар җыелышлары вакытында тематик сәгатьләр, файдалы әңгәмәләргә дә аерым игътибар бирелә. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре беренче чиратта кече яшьтәге балаларны өйдә ялгызларын гына калдырмаска чакыра. Ни дисәң дә, балалар өйдә яки башка урыннарда ялгызлары гына калгач, шырпы, шартлаткыч матдә, төрле көнкүреш приборлары белән шаяра башлыйлар. Әнә шулай бәла килеп чыга да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев