Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны шатландырдылар

Яңа ел бәйрәме алдыннан "Чайка" приютында тәрбияләнүче балалар шактый бүләк алдылар. Аларда күптән түгел генә ТР Конституция суды коллективы, район башлыгы Камил Нугаев кунак булды. Кунаклар игътибарына музыкаль әсәрдән өзек тәкъдим ителде, балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Ә чара ахырында Конституция суды коллективы өстәл уеннары, китаплар, уенчыклар һәм...

Яңа ел бәйрәме алдыннан "Чайка" приютында тәрбияләнүче балалар шактый бүләк алдылар.
Аларда күптән түгел генә ТР Конституция суды коллективы, район башлыгы Камил Нугаев кунак булды. Кунаклар игътибарына музыкаль әсәрдән өзек тәкъдим ителде, балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Ә чара ахырында Конституция суды коллективы өстәл уеннары, китаплар, уенчыклар һәм тәм-томнар салынган пакетлар, район башлыгы приютка тузан суырткыч бүләк итте.
Казан шәһәренең "ДиСМеГ" ҖЧҖ транспорт-экспедиция компаниясенең диспетчер хезмәте эшчеләре дә балалар янына кунакка бүләкләр алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев