Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылның яшь талантлары – сәхнәдә

Люция Хәйбуллина, балалар бакчасы мөдире. Бу кичне безнең Ямбакты авылы мәдәният йорты гөр килеп торды. Сәхнә түрендә яшь талантлар - укучылар һәм студентлар булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан мондый кичәләр оештыру инде традициягә кереп барса да, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм тәрбияви максатны күз алдында тота. "Гаҗәеп җәй" дип исемләнгән...

Люция Хәйбуллина,
балалар бакчасы мөдире.
Бу кичне безнең Ямбакты авылы мәдәният йорты гөр килеп торды. Сәхнә түрендә яшь талантлар - укучылар һәм студентлар булды.
Яңа уку елы башланыр алдыннан мондый кичәләр оештыру инде традициягә кереп барса да, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм тәрбияви максатны күз алдында тота.
"Гаҗәеп җәй" дип исемләнгән концертны ике пар алып барды - Галәветдинов Рифат белән Корбанова Гөлия, Хөсәенов Дамир белән Насыйрова Зилә чыгыш ясаучы һәр кешене матур итеп сәхнәгә чакырып тордылар, үзләрен күркәм тотышлары һәм әдәби телдә зәвыклы итеп алып барулары белән дә тамашачыларның игътибарын җәлеп иттеләр.
Концертта Сафина Диләрә, Шәфигуллина Альбина, Галәветдинова Илүзә, Әхмәтова Эльвина, Садыйков Рифат, Хөсәенова Алинә, Әхмәтова Илзидә, Карипов Фәнил, Сибәгатов Айнурларның һәр җырын зур алкышларга күмделәр һәм аларны кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар.
Биюче кызлар һәм егетләр дә сер бирмәде. Алар төрле милләт халкы биюләрен башкардылар. Галәветдинова Илүзә - рус кызлары биюе, Галәветдинов Рифат һәм Корбанова Гөлия - татар яшьләре, Тәхәветдинова Аида- шәрык кызлары, Аида белән Илүзә "эшчән татар кызлары" биюләрен башкарып, тамашачыларны шатландырдылар.
Концерт беткәч тә, халык таралышырга ашыкмады. Алар яшь башкаручыларга, бу концертны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә барысына да уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев