Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашлар тәмле булсын өчен

Укучылар Никольск мәктәп яны участогыннан мул уңыш җыеп алдылар. Бер гектардан артыграк бакчада төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары үсә. Аларны карап-тәрбияләп тору шактый мәшәкатьле булса да, җыелган уңыш мәктәп ашханәсендәге менюны төрләндерергә ярдәм итә. Мәсәлән, быел чия бик уңган. Аннан компот, кайнатмалар ясаганнар, бер өлешен туңдыргычка салганнар. Алманың бер...

Укучылар Никольск мәктәп яны участогыннан мул уңыш җыеп алдылар.

Бер гектардан артыграк бакчада төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары үсә. Аларны карап-тәрбияләп тору шактый мәшәкатьле булса да, җыелган уңыш мәктәп ашханәсендәге менюны төрләндерергә ярдәм итә.

Мәсәлән, быел чия бик уңган. Аннан компот, кайнатмалар ясаганнар, бер өлешен туңдыргычка салганнар. Алманың бер өлешен киптереп куйганнар. Шулай ук суганнан мул уңыш җыйганнар, кыяр-помидор тозлаганнар. Чөгендер, кишер һәм кәбестәнең ашханәдән артып калган өлешен халыкка сатарга җыеналар.

54 квадрат метрлы теплицаны төзү эшләре төгәлләнеп килә. Моның өчен иске тәрәзә рамнарын кулланганнар, ә теплицаның өстенә ябу өчен поликарбонатны иганәчеләр акчасына сатып алганнар.

Мәктәп яны участогында аллы-гөлле чәчәкләр көзгә кадәр чәчәк атып, һәр кешене сокландыра. Моннан тыш, быел мәктәп яны территориясенә 60 төптән артык каен утыртканнар.

* * *

Танкеевка төп мәктәбе участогы да быел укучыларны һәм укытучыларны мул уңыш белән шатландырган.

Мәктәп директоры Николай Краснов әйткәнчә, суган, карлыган кайнатмасы, кыяр белән помидордан маринадлар җитәрлек хәзерләнгән. Кәбестә, кишер, чөгендер дә мул уңыш биргән.

Боларның барысы да - укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләрнең тырышлыгы. Аларның хезмәте юкка булмаган, чөнки ел әйләнәсендә өстәлдә яшелчә, алардан ясалган ризыклар өзелмәячәк.

* * *

Антоновка урта мәктәбендә укучыларның әти-әниләреннән төшке ашка акча җыймыйлар.

Бер гектарлы мәктәп яны участогыннан кышка җитәрлек суган, кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге җыйганнар. Шулай ук кара карлыганнан утыз литр кайнатма хәзерләнгән.

Яшелчәнең бер өлешен шәһәр балалар бакчаларына сатканнар. Шулай итеп, мәктәп участогында махсус график буенча эшләгән укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучыларның уртак тырышлыгы юкка китмәгән.

Антоновка мәктәбе филиалы булган Гусиха башлангыч мәктәбе коллективы да яшелчәне җитәрлек күләмдә хәзерләп куйган.

* * *

Өчкүл урта мәктәбе бакчасында быел алма бик уңган.

Аны эшкәртү эшләре әлегә кадәр дәвам итә. Ясаган кайнатма, компотлар озакка җитәргә тиеш, моннан тыш, алманы киптереп тә куялар.

Төрле тозлыкларны да шактый күп ясаганнар. Аерым алганда, өч литрлы берничә дистә банка кыяр һәм помидор тозлаганнар.

Участоктан ике йөз илле килограмм чамасы суган җыйганнар. Яшелчәләр мәктәп ашханәсе өчен җитәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев