Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашкарган эшкә йомгак ясадылар

Дүшәмбе көнне район Мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партия җирле бүлегенең XXII конференциясе булды. Аның эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы әгъзасы Альмир Абашев катнашты.

Башта район башлыгы Камил Нугаев Сочида үткән Олимпиада-2014 оештыру комитеты исеменнән Болгар туган якны өйрәнү музеена безнең якларда узган ел ахырында булган Олимпия уты факелын бүләк итте. Шулай ук ул, ни кызганыч, хәзер арабыздан киткән Светлана Баскакованың дөньяның иң биек Эверест тавына менгән өчен истәлек билгесен дә гаиләсенең үтенече буенча музейга тапшырды.
Мандат комиссиясе отчетыннан соң конференциядә катнашучылар бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Бу мәсьәлә буенча партиянең җирле бүлеге секретаре Камил Нугаев чыгыш ясады. Тулаем алганда, сайлау кампаниясе оешкан төстә үткән. Татарстанда "Бердәм Россия" өчен сайлаучыларның 84,2%, безнең районда 96 % тавыш биргән. Партия исемлекләре буенча депутат мандатларын партия тарафыннан күрсәтелгән 47 кандидат, бер мандатлы сайлау округлары буенча 36 кандидат алган. Узган сайлау кампаниясе партиянең халык мәнфәгатләрен яклаучы көч буларак абруен һәм халык ышанычын тагын да күтәргән. Бу республика һәм район үсешенә ярдәм итәргә, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган дәүләт бурычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Альмир Абашев "Бердәм Россия" партиясенең сәяси Советы исеменнән Спас районы халкына сайлау кампаниясендә актив катнашулары, ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлы эшләүләрен теләде.
Партиянең уставы буенча сәяси Совет әгъзалары ел саен алышынырга тиеш. Конференциядә катнашучылар яшерен тавыш биреп, "Бердәм Россия" сәяси партиясе бүлегенең җирле сәяси Советы әгъзасы итеп партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ермилинны сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев