"Балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм турында" Федераль закон үз көченә кергәннән соң, Россия Пенсия фонды идарәсенең Спас район бүлегенә Ана капиталын алу өчен 640 сертификат тапшырылган. Бу ярдәмне аларның 420дән артыгы алган. Яшь гаиләләр бу акчаны нинди максатларга тотканнар?
Наталья Аристова, хуҗабикә (Болгар шәһәре):
- Безнең гаилә өчен торак проблемасы кискен торды һәм беренче чиратта шуны хәл итәргә кирәк иде. Озак еллар ирем һәм улым белән бергә "муравейник"та бернинди уңайлылыклары булмаган унөч метрлы бүлмәдә яшәргә туры килде. Моннан берничә ел элек шәһәр үзәгендәге агач йорттан бер-бер артлы ике кечкенә фатир сатып алуга ирештек. Аны тәртипкә китерү өчен шактый акча кирәк булды. Ләкин үз йортыбыз, үз бакчабыз булуына шатланып бетә алмадык. Икенче улыбыз тугач бирелгән Ана капиталы бик кулай булды. Аны без йортны ремонтлауга тоттык. Керамблоклардан кечкенә янкорма төзедек, газ керттек, яңа тәрәзәләр куйдык. Шөкер, хәзер шактый иркен һәм уңайлы йортыбыз бар.
Гөлнара Кулагина, "Спас ХПП" җәмгыяте эшчесе:
- Без йорт төзү өчен алган кредитның бер өлешен Ана капиталы белән капладык. Дөрес, бурычны тулысынча түләп бетерә алмадык. Шулай да хәзер банкка бөтен хезмәт хакын түгел, ике тапкыр кимрәк түлибез.
Без шәһәр читендәге яшьләр поселогы дигән урыннан әзер, уңайлылыклары булган йорт сатып алдык. Тик башкарасы эшләре шактый булып чыкты. Күршеләр белән бергә кушылып, зур гараж салдык, йорт яны корылмалары төзедек, койма тоттык, ишек алдын һәм йортка килә торган сукмакка бетон җәйдек. Боларның барысы да шактый кыйммәткә төште.
Хәзер менә дигән йортыбыз, яшәү өчен кирәк булган бөтен нәрсәбез бар. Урамыбызга асфальт та җәйсәләр, тагын да әйбәт булыр иде, чөнки яңгырдан соң урамнан машина белән үтәрлек түгел...
Ревмира Алибекова, икмәк комбинаты пешекчесе:
- Берничә ел безне дә торак проблемасы бик борчыды, ирем белән үз йортыбызны булдыру турында хыялландык. Башта минем әни янында яшәдек, аннары кешедә фатирда тордык. Икенче кызыбыз тугач, Ана капиталына җыйган акчаларыбызны да кушып, йорт сатып алдык. Ул зур чыгымнар таләп итмәде, чөнки газ да, су да кергән иде. Шуңа күрә эчке ремонт ясап, тиздән яңа йортка күчтек. Бу шатлыкны берничек тә аңлата торган түгел.
Быел яз өйгә кушып янкорма төзергә уйлыйбыз. Кызларыбызның иркен һәм якты үз бүлмәләре булырга тиеш.
Сергей Николаев, "Болгар Арыш" җәмгыяте машина йөртүчесе:
- Авылдан Болгарга күчкәч, башта шәһәр читендәге искерәк кенә бер өйдә яшәдек. Берничә елдан шәһәр үзәгендә шактый әйбәт, иркен йорт таптык. Дөрес, ул арзан булмады. Шуңа күрә әти-әниләр белән киңәшеп, алар ярдәменә таянып, кредит алдык. Безнең хезмәт хакы тулысынча диярлек кредитны түләргә китеп барды, тормыш алып барырга тиеннәр генә калды. Ләкин без барысына да түздек.
Әлбәттә, Ана капиталын кредит түләү өчен тоттык. Калган йөз мең сум акчага йортны яхшылап төзәттек, түбәгә капиталь ремонт ясадык, барлык бүлмәләргә пластик тәрәзәләр куйдык.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев