Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдынгыларны зурладылар

Узган дүшәмбедә район халык хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты булды.

Ел саен алдынгы хезмәтчәннәрне зурлау күркәм традициягә әйләнде. Гадәттә, бу көнне ирешкән уңышлар турында сөйлиләр, үзләренең намуслы хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керткән алтын куллы хезмәт батырларын котлыйлар.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, "Болгар Арыш" җәмгыяте Генераль директоры Эллина Шайер, "Красный Восток Агро" Идарә компаниясе" җәмгыяте Генераль директоры Владимир Панков, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс һәм Иске Майна районы башлыклары Владимир Тигин һәм Сергей Галант һәм башка рәсми затлар катнашты. Слетта катнашучылар безнең эшмәкәрләр җитештергән продукция, сувенирлар, тәм-томнардан оештырылган күргәзмә белән танышып чыктылар. Матур итеп бизәлгән стендлар районның төрле тармакларында ирешелгән уңышлар, спортчыларыбыз, укучыларыбызның җиңүләре турында сөйләде.
Район башлыгы Камил Нугаев район алдынгыларына намуслы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Бездә эшләгән инвесторлар - "Красный Восток Агро", "Болгар Арыш" җәмгыятьләре дә уңай яктан билгеләп үтелде. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның саны арта, йортлар, мәктәпләр, юллар төзелә һәм төзекләндерелә, ит эшкәртү, он җитештерү, сыр ясаучы яңа цехлар барлыкка килә. Мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тармак, пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә дә шактый югары нәтиҗәләргә ирештек. Спортчыларыбыз, үзешчән артистларыбыз, укучыларыбыз республика һәм Россия дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә призлы урыннарны яулыйлар. Бу уңышларыбыз, ә иң мөһиме - кешеләрнең тырышлыгы аркасында районыбыз шактый күрсәткечләр буенча республикада алдынгы урынны алып тора.
Бу көнне сәхнәгә механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, укытучылар, табиблар, төзүчеләр, юлчылар күтәрелде... Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре күп әйтелде, һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Уңган хезмәтчәннәрне котлау тантанасы казаклар һәм ветераннар хоры, Ольга Лобанова, Рамилә Исхакова, Сарыйм Насыйбуллин, "Волжские зори", Сергей Карпухин, Дарья Зуйкова, "Карамельки" балалар вокаль ансамбле башкаруындагы җырлар, Балалар иҗат йорты бию коллективы биюләре, Ямбакты, Иж-Борискино, Антоновкадан килгән үзешчән артистларның чыгышы белән үрелеп барды. Нина Илюшина җырлаганда кунакларга таратылган чәк-чәк һәм бер бөтен ипинең тәме истә калырлык булды.
Бәйрәм күңел ачарга гына түгел, бер-берсе белән аралашырга, яңалыклар белән уртаклашырга да мөмкинлек бирә. Бу бәйрәмнән алдынгы хезмәтчәннәребез яңа тәэсирләр алып, күтәренке күңел белән таралдылар.
Рәсемнәрдә: алдынгы механизаторлар (өстә); иң яхшы сыер савучылар (астагы рәсемдә сулда), җитәкчеләр һәм белгечләр; яшь гимнаст Полина Рыбакова чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: слет