Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар белән горурлана алабыз

Ата-аналар исеменә хәрби частьләрдән килгән хатлар безнең егетләрнең йөзгә кызыллык китермичә хезмәт итүләрен күрсәтә.

Кимның Борис Андреянов җитәкчелегендәге "Обелиск" хәрби-патриотик клубы егетләрне армия хезмәтенә хәзерләү буенча зур эш алып бара. Аның шәкертләре башкалар өчен үрнәк булып тора. Мәсәлән, быел Александр Воронов хезмәт иткән часть командиры Д. Макытуновичтан егетнең әти-әнисенә Рәхмәт хаты килгән. Хатта мондый юллар бар: "Хөрмәтле Мария Петровна һәм Андрей Александрович! Кызыл Байраклы Көнчыгыш округы частендә хезмәт итү дәверендә сезнең улыгыз үзен бик намуслы, тәртипле, һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган солдат итеп күрсәтте. Аның командиры буларак, илебезгә яхшы кеше, Россиянең намуслы гражданины үстерүегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Армия аның өчен файдалы тормыш мәктәбе булыр, армия хезмәтеннән соң ул үзенең планнарын тормышка ашырыр дип ышанам".
Мондый хатлар "Обелиск" җитәкчесе исеменә дә килә. Аның укучысы хезмәт иткән частьнең командиры полковник Е. Меркушин болай дип язган: Хөрмәтле Борис Алексеевич! ... Рядовой Павел Андронов алдына куйган бурычларны һәрвакыт җиренә җиткереп үти, һәрвакыт зур тырышлык, инициатива күрсәтә.
Хәрби һәм махсус әзерлек фәннәре буенча дәресләрдә игътибарлы һәм актив, уку программасын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтә. Коллективта да ул лаеклы хөрмәт казанды... Гадәттән тыш хәлләрдә дөрес карар кабул итә белә һәм һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер..."
Ә менә рота командиры А. Степанов хатыннан юллар: "...Курсант Алексей Волковны чын солдат итеп хәзерләвегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Безгә килгәндә үк аның тиешле белеме һәм осталыгы бар иде, шуңа күрә хәрби әзерлек буенча һәм дәресләрдә уңышларга иреште. Минемчә, аннан яхшы отделение командиры чыгарга тиеш. Хәрби- патриотик тәрбияне мәктәп елларыннан алып бару бигрәк тә мөһим. Моннан башка кешедән чын гражданин һәм ил патриоты ясау мөмкин түгел. Бүген, дөньяда хәрби-сәяси хәлләр бик катлаулы булган шартларда, һәр ир-егет туган илен террорчылык һәм экстремизмнан сакларга, үзенең йортын һәм гаиләсен якларга әзер булырга тиеш".
Болгардан Тимур Вәлиәхмәтов та үзенең хәрби бурычын намуслы башкара. Ул һәрвакыт бәлага тарган кешеләргә ярдәмгә килергә әзер. Мәсәлән, бу елның 11 октябрендә аңа торак секторда чыккан янгынны сүндерүдә актив катнашуы өчен Коми Республикасының янгын сагы гарнизоны җитәкчесе, эчке хезмәт майоры В. Шатилов Мактау грамотасы тапшырган. Тиздән Тимурның әти-әнисе исеменә ул хезмәт иткән хәрби часть командиры полковник А. Ревенок кул куйган Рәхмәт хаты да килеп төшә. Бу хатта: "Хөрмәтле Әхтәм Нурвахитович һәм Лариса Михайловна! Хәрби бурычын башкарганда сезнең улыгыз үзен бик оста солдат итеп күрсәтте. Коллективта ул үзен тыныч тота, башкаларга хөрмәт белән карый. Үзенә тапшырылган эшне җаваплы башкара һәм инициатива күрсәтә, моның өчен берничә тапкыр командирлар һәм җитәкчеләр тарафыннан бүләкләнде. Улыгыз Ватан сакчысы буларак, үзенә йөкләнгән бурычларны яхшы аңлап, аларны җиренә җиткереп үти дип, ышаныч белән әйтергә мөмкин... Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телим. Шундый ул тәрбияләвегез өчен сезгә зур рәхмәт"-, дигән сүзләр язылган.
Шәһәребез егетләре Павел Козенко, Никита Шемяков, Илья Вавилин, Антон Галәветдинов һәм Александр Михайлов, Вожидан - Алексей Сидоров, Көектән- Нияз Абдрахманов, Гөлештән Николай Спирчагов һәм башкалар армиядән часть командирлары кул куйган рекомендация хатлары белән кайттылар. Бу аларга БДИ нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, теләсә кайсы югары уку йортына конкурстан тыш керергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев