Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча кулга бирелми

Гамәлдәге Федераль закон нигезендә, ягъни алты ел эчендә, безнең районнан 620 хатын-кыз Ана капиталына ия булды. Бүгенге көнгә 396 ана гына әлеге капиталдан тиешенчә файдаланган.

Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, белем алуга, балаларны ясле-бакчаларга йөртүгә һәм әниләрнең булачак пенсиясен арттыру өчен тотуга рөхсәт ителә. Бала туганнан соң сертификат сыйфатында бирелүче Ана капиталын гаилә әлеге максатлар өчен балага 3 яшь тулганнан соң гына файдалана ала. Бары тик торак өчен алынган кредитны түләгәндә генә ташлама ясала. Димәк, бу очракта капиталны алданрак та кулланырга мөмкин.
Кулларында сертификат булган күп аналар акчаны торак шартларын яхшыртуга тота.
2011 елдан башлап, Ана капиталы акчасын шәхси торак йорт төзү өчен дә файдаланып була. Моның өчен Ана капиталы суммасының яртысы аның хуҗасына аванс рәвешендә бирелсә, калганын исә алты айдан соң, төп эшләрнең үтәлүе раслангач кына бирелә. Йорт төзегән гаилә Ана капиталы акчасын шулай ук тотылган чыгымнарны өлешчә каплау өчен дә алырга мөмкин.
Сертификатка ия булучыларның аны акчага әйләндерергә һәм бу акчаны үз ихтыяҗлары өчен тотарга хаклары юк. Барлык исәп-хисап акчасыз формада (безналичный расчёт) гына ясала. Моның өчен сертификат хуҗасы яшәү урынындагы Пенсия фонды идарәсенә гариза язып тапшыра. Мәсьәлә уңай хәл ителгәннән соң кирәкле сумма ике ай эчендә тиешле оешмаларның исәп-хисап счетына күчерелә.
Ана капиталын акчага әйләндерү закон буенча тыелган. Әгәр Ана капиталын исәп-хисап счетына күчергәннән соң ясалган алыш-биреш дөрес түгел, дип табылса, акчаны ананың лицевой счетына кире кайтарып булмаячак, чөнки ул җинаять эшендә катнашучы буларак гаепләнәчәк.
Ана капиталының нинди максатлар өчен кулланылуы һәм аны алу өчен нинди документлар кирәк булуын Пенсия фонды идарәсенә килеп һәм www.pfrf.ru, www pfrrt.ru. сайтларыннан белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев