23 февральдә, якшәмбе көнне, Болгардагы бик матур Ак мәчеттә конкурс үткәрелде.
Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышына багышланган сораулардан торды. Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды. Жюри рәисе Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров булды, аның составына "Зәкят" хәйрия фондының генераль директоры Илнур Вәлиев, Спас районы...
23 февральдә, якшәмбе көнне, Болгардагы бик матур Ак мәчеттә конкурс үткәрелде.
Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышына багышланган сораулардан торды. Аны Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте оештырды. Жюри рәисе Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров булды, аның составына "Зәкят" хәйрия фондының генераль директоры Илнур Вәлиев, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт Минсәгыйр керде.
Бу чараны Ак мәчетнең имам-хатибы Руслан хәсрәт алып барды. Конкурста 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрле 20 укучы катнашты.
Руслан хәзрәт укучыларга пәйгамбәребез тормышы, Коръәннең язылу тарихына караган сораулар бирде.
Нәтиҗәдә Татар Такталы авылыннан Илназ Җәләев беренче урынны алды, Чәчәкле авылыннан Алия Гатауллина - икенче, Рузилә Шәйдуллина (Чәчәкле) белән Җиһаншин Динар (Болгар) өченче урыннарны бүлештеләр.
Район башлыгы Камил Нугаев үз чыгышында балалар белән файдалы һәм кирәкле эш алып барулары өчен Диния нәзарәтенә зур рәхмәт белдерде һәм үзе дә хәйрия ярдәме күрсәтте, конкурста катнашучыларны "Болгар" кафесына алып барып ашатты.
Болгар музей-заповедник директоры Мөхәммәтов Фәргат балаларны йөртү өчен автобус бирде.
Конкурс тәмамланганнан соң, балаларны страуслар фермасына алып бардылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев