Узган сишәмбедә үткән педагоглар конференциясендә сүз балаларның җәйге ялын оештыру турында барды һәм быелгы эшкә нәтиҗә ясалды.
Безнең районның төрле ведомствоара структура вәкилләреннән тыш, конференциянең эшендә Базарлы Матак, Чистай, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Яңа Майна эшчеләр поселогыннан килгән педагоглар катнашты. Алар төрле секцияләргә бүленде, һәрберсендә төрле формадагы - стационар һәм палаткалы, мәктәп яны һәм өстәмә белем бирү учреждениесе базасында эшләүче лагерьлар проблемасы тикшерелде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина, методист Маргарита Маркова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Фокеева, район хастаханәсе табиб-педиатры Людмила Ермилова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Александра Анохина, Спас чиркәвенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Павел Беленков һәм башкалар җәйге чорда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, эш бирүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Агымдагы елның җәйге чорында 1400гә якын баланың оешкан төстә ял итүе оештырылды. 2012 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч ике тапкырга диярлек арткан. "Болгар" балаларны сәламәтләндерү лагерында гына да быел дүрт смена эшләгән. Палаткалы лагерьларда яллар оештыру традициягә әйләнеп бара. Алар арасында "Аргамак", "Сәләт", "Туган тел"не билгеләп үтәргә була. Аларда безнең районнан гына түгел, Татарстанның һәм Башкортостанның башка төбәкләреннән килгән яшьләр дә ял итте.
Балаларның җәйге ялы өчен җаваплы төрле структуралар арасында иҗади элемтә урнаштыру, заманча алымнарны кулланып эш итү өлкәсендә оештыручылар һәм педагоглар шактый тәҗрибә туплаган.
Җәйге лагерьларның эше турында сөйләүче күргәзмә стендларына фотомәгълүматлар, методик эшләнмәләр куелган иде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, "Җәй" республика үзәге методисты Анна Муллахмәтова бу юнәлештә алып барылган эшләргә уңай бәя бирделәр. Балаларның җәйге ялын оештыруда актив катнашкан бер төркем педагогларга Мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң яхшы көндезге мәктәп яны лагеры, хезмәт һәм ял лагеры конкурсларында алдынгы урыннарга чыккан мәктәп коллективлары да Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Ике номинациядә дә җиңүче дип Иске Рәҗәп мәктәбе табылды.
Конференциядә балаларны җәйге сәламәтләндерү эшен бергәләп тагын да нәтиҗәлерәк итү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев