Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тынычлык, дуслык һәм иминлек өчен

Ямбакты авыл Мәдәният йортында "Экстремизмга - юк!" дигән республика айлыгы кысаларында, "Татарстан - дуслык иле" дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә өлкән класс укучылары һәм теләгән бөтен кеше катнашты.

Җирле китапханә хезмәткәрләре бу чарага "Үзеңне һәм якыннарыңны сакла" дигән эчтәлекле стенд хәзерләгәннәр.
Башта участок уполномоченные Марс Салиев чыгыш ясады, аннары авылда яшәүче төрле милләт вәкилләренә сүз бирелде. Валентина белән Александр Грачевлар моннан биш еллар элек Танинодан Ямбакты авылына күчеп яши башлаганнар, ә менә ун елдан артык шушы авылда яшәүче әзербайҗан милләте вәкилләре Айнур һәм Муршут Шамилевлар монда үз кешеләр булып беткәннәр. Вера Нуруллина - чуаш милләтеннән, ә Марина Саргузина Ямбакты авылы егетенә тормышка чыккан якут кызы һәм бу авылда бер гаиләдәй дус һәм тату яшиләр. Алар бу якларга ничек килеп чыгулары турында сөйләделәр, үз итүләре, яхшы мөнәсәбәтләре өчен ярдәмчел авыл халкына зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Йортыңда, авылыңда һәм республикаңда, илеңдә тынычлык булганда кыенлыкларның барысын да җиңәргә була. Мәдәният хезмәткәрләре Рәмзия Насыйрова белән Ләйлә Хөсәенова оештырган бу чара әнә шул максатны күздә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чара экстремизм