Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үткәннәрдән –киләчәккә

Галина КАМАЕВА, мәктәп музее җитәкчесе. Мәктәбебездә мин 17 ел китапханәче булып эшлим. Үз хезмәтемне теләп башкарам. Бездә тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы, бердәм һәм дус коллектив эшли, барыбызны да бер максат - балаларга тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү омтылышы берләштерә. Вакыт сизелми дә үтә. Мәктәпкә нигез салынуга 50 ел...

Галина КАМАЕВА,
мәктәп музее җитәкчесе.
Мәктәбебездә мин 17 ел китапханәче булып эшлим. Үз хезмәтемне теләп башкарам. Бездә тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы, бердәм һәм дус коллектив эшли, барыбызны да бер максат - балаларга тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү омтылышы берләштерә.
Вакыт сизелми дә үтә. Мәктәпкә нигез салынуга 50 ел үтеп киткән. Бу еллар эчендә анда кемнәр генә эшләмәгән! Мәктәп тарихында тирән эз калдырган укытучылар һәм тәрбиячеләр бик күп. Мәсәлән, тәрбияче Нина Яковлевна Клыпина, укытучылар Роза Ивановна Леонтьева, Мария Алексеевна Аникаева, Надежда Васильевна Каргина, Людмила Николаевна Покровская, Михаил Иванович Юнин һәм күп кенә башкалар мәктәп тарихына кереп калган.
Хезмәт ветераннары Ирина Ивановна Лаврентьева, Галина Михайловна Царева, Анастасия Петровна Голубева, Галина Александровна Елифанова, Галина Михайловна Прокофьева безгә кунакка еш киләләр. Алевтина Михайловна Гончарук, Галина Ивановна Чичирина, Надежда Николаевна Деманова, Станислав Степанович Елифанов, Закия Закир кызы Салихова, Валентина Георгиевна Прокудина әле күптән түгел генә лаеклы ялга чыктылар һәм шулай ук безне онытмыйлар. Нина Васильевна Порутчикова, Галина Петровна Городчук, Василий Дмитриевич Балакирев, Татьяна Михайловна Сметанина озак еллар эшләп туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Гомер-гомергә белем иленә юл озын һәм сикәлтәле була. Шушы юлдан төрле елларда тәҗрибәле коллективка Николай Макарович Лазунин, Виктор Иванович Владимиров, Юрий Иванович Деманов, Алевтина Михайловна Гончарук, Владимир Александрович Четанов җитәкчелек итте.
Мәктәп тормышының иң кызыклы, истә калырлык вакыйгалары турындагы язмалар безнең горурлыгыбыз булган мәктәп музеенда саклана.
Без монда батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар үткәрәбез, кунаклар каршылыйбыз. Ә кунакларыбыз мәктәпне төрле елларда тәмамлаган безнең укучыларыбыз, алар хәзер илнең төрле өлкәләрендә яшиләр һәм эшлиләр. Аларның күбесе мәктәп белән элемтәне өзмиләр, җае туры килгән саен хәлне белеп торалар, кечкенә генә шәһәр үзәгендә туган мәктәпләре барлыгын онытмыйлар. Үткән ел, мәсәлән, мәктәп музеенда аны 1992 елда тәмамлап китүчеләрнең очрашуы булды.
Ни кызганыч, очрашуларга бөтен кеше дә килә алмый. Кайберләре авырый, икенчеләре безнең арада юк инде. Ләкин мәктәп һәр кеше тормышында тирән эз калдыра һәм күпме генә еллар үтсә дә, аның элеккеге укучылары бу якты хатирәләрне гомер буе хәтерләрендә саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев