Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тел өйрәнү читен түгел...

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" район һөнәри осталык конкурсында "Колосок" балалар бакчасыннан Ольга Сәетова җиңүче булды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Район мәгариф бүлеге мондый конкурсны әле беренче тапкыр гына оештыра. "Родничок" балалар бакчасы базасында узган әлеге чарада ун тәрбияче катнашты.
Башта конкурсантлар "Татарча сөйләшәбез" укыту - методик комплектына нигезләнеп ничек эшләүләрен чагылдырган видеороликлар әзерләделәр. Ун катнашучы арасыннан финалга фантазиясе, уйлау сәләте ташып торган һәм югары һөнәри осталыкка ия булган ун педагог кына үтә алды.
Финалның беренче өлешендә алар жюри һәм тамашачылар игътибарына "Мин - шәхес" темасына визит карточкасын тәкъдим иттеләр. "Солнышко" балалар бакчасыннан Евгения Горохцева үзе турында интервью формасында сөйләде. Светлана Филиппова ("Родничок") һәм Балымер балалар бакчасыннан Наталья Семенова үз осталыкларын һәм эш үзенчәлекләрен презентация ярдәмендә күрсәтә алдылар. "Антошка"дан Елена Баскакованың хезмәттәшләре сәхнә күренеше әзерләп конкурсант белән таныштырдылар. "Колосок" тан Ольга Сәетова да конкурска тырышып әзерләнгән булуын күрсәтте.
Киләсе биремдә кайбер сүзләрне татарчадан рус теленә тәрҗемә иттеләр, шулай ук рәсемнәрдә күрсәтелгән әйберләрнең исемнәрен татарча әйттеләр. Барлык педагоглар да биремне төгәл үтәде.
Соңгы биремдә исә өй эше каралган иде. Тәрбиячеләр бу юлы да сынатмаска тырыштылар: аларның һәркайсы балалар белән мавыктыргыч уен оештырып, татар телен җиңелрәк өйрәнү алымнарын күрсәтте. Шунысын әйтергә кирәк, тәрбиячеләр үзләрен үзешчән сәнгатьтә дә күрсәттеләр. Ольга Сәетова кыш турында шигырь сөйләде, Наталья Семенова "Төлке һәм торна" татар халык әкияте буенча мини-спектакль әзерләгән. Евгения Горохцева Кыш Бабай киемнәрен киенеп барысын да татарча якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Светлана Филиппова белән Елена Баскаковага бу юлы да хезмәттәшләре ярдәм итте - Анна Белоглазова белән Алсу Сабирова татарча бию һәм җыр башкардылар.
Бәйрәм азагында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова тәрбиячеләрнең конкурска әйбәт әзерләнүләрен билгеләп үтте, җиңүчегә һәм финалга үтүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев