Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарча сөйләшәбез

Февраль аенда "Мин татарча сөйләшәм" ("Я говорю по-татарски") акциясе кысаларында Никольск мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Гаряпова җитәкчелегендә бишенче класс укучылары балалар бакчасына бардылар. Әңгәмә күбесенчә җәен Казанда булачак Универсиада турында барды. Укучылар нәниләргә шулай ук көн режимының әһәмияте турында сөйләделәр, табышмаклар әйттеләр, җырлар җырладылар, сценка күрсәттеләр. Боларның барысы да татар телендә барды.
Моннан тыш, укучылар һәм бакча балалары йөгерү, төз ату, җитезлектә ярыштылар. Бу бәйге барысына да бик ошады.
Ә сигезенче класс укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Монда сүз татар телендә китапханәче һөнәре, Болгар шәһәре турында барды. Әңгәмәдә укучылар белән бергә китапханә хезмәткәрләре Лидия Алексеева, Рузалия Силютина да катнашты.
6 һәм 7 класс укучылары өчен КВН оештырдылар (укытучы Хамида Утеева). Төрле биремнәрне конкурсантлар уңышлы башкарып чыктылар. Шулай да алтынчы классның "Ак барс" командасы (капитаны Изабелла Склеренко) милли татар ашларына багышланган конкурста көндәшләрен артта калдырды һәм җиденче классның "Чулпан" командасын (капитан Олег Синицин) җиңеп чыкты.
Бу акция кысаларында бер төркем укытучы Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булып кайтты. Аларга бу эштә якташыбыз, профессор, академик, РФ һәм ТР мәктәпләренең атказанган укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов ярдәм итте. "41нче ел хатын-кызлары" спектакле онытылмас тәэсир калдырды.
Ә соңрак Әнвәр Нуриәхмәт улы ярдәме белән театрга 8-9 класс укучылары да барды. Алар "Кечтүкле уен"( "Игра с монстриком") спектаклен карадылар. Татарча сөйләшүне камилләштерү өчен бу укучыларга яхшы мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев