Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Татарча да яхшы бел...”

һәр милләт, һәр халык өчен Халыкара туган тел көне -- бәйрәм ул.

Гүзәл Әхмәтова,
2нче шәһәр мәктәпнең милли тәрбия буенча директор урынбасары.
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кат сөйләшә башлаган ана теле. Бу безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыять-тәге беренче тапкыр аралашкан телебез. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы мирас булып тора.
21 февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә бер төркем укучылар, татар телен пропагандалау максатыннан, Самара шәһәренә барып кайттылар. Алар анда төрле милләт вәкилләренә татар теленең байлыгын, аһәңлеген, үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр. Татар телен өйрәтү максатыннан төрле чараларда катнаштылар. Мәсәлән: "Татарча да яхшы бел" мастер-классы күрсәтелде, татар теленең үзенчәлекләре темасына презентация тәкъдим ителде, ә кызлар татар халык биюен башкарганда зал алкышларга күмелде. Якташ язучыбыз Абдулла Алишның "Койрыклар" дип аталган әкиятен сәхнәләштерү барышында, татар теленең зәвыклыгына тагын бер тапкыр басым ясалды. Дуслар белән ике телдә аралашу балаларда телне өйрәнүгә карата зур кызыксыну тудырды. Очрашу бик күңелле үтте һәм онытылмаслык истәлек булып калды.
Акция барышында мәктәп укучылары Болгар шәһәр Советында һәм район мәгариф бүлегендә булдылар. Алар рус милләтеннән булган кешеләр белән әңгәмә оештырдылар.
"Татарча да яхшы бел" дип аталган мастер-класс рус милләтеннән булган ата-аналарга һәм укытучыларга тәкъдим ителде. Мастер-классның максаты булып, татар телендә иң актив кулланылган сүзләрне өйрәтү булды.
Иң кызыклы очрашу шифаханәдә үтте. Табиб-терапевт Ермилов Сергей Павлович балаларны бик җылы каршы алды һәм алар белән татар телендә рәхәтләнеп сөйләште. Ике телдә аралашу укучылар өчен бик әһәмиятле булды. Ул үзе дә безнең мәктәптә белем алган, җәмәгать эшләрендә бик актив катнашкан, бик яхшы укыган. Сергей Павлович - кешелекле, мәрхәмәтле, изге шәхес. "Минем өчен татар теле - икенче туган телем кебек, дип укучыларга телләрне өйрәнергә кирәклеген тагын бер кат раслады.
Татар телен кызыксынып өйрәнүче кешеләр белән очрашулар оештырдык. Татарстанда яшәүче башка милләт кешеләренең татар телен өйрәнүгә карашлары уңай, алар сөйләм телен генә үзләштереп калмыйлар, татар халкының мәкаль-ләрен һәм җырларын да бик теләп өйрәнәләр.
Укучылар белән шәһәр урамнарына чыгып, "Ничә сүз өйрәтә аласың?" уены оештырылды. Бу уен безнең мәктәпнең йоласына әйләнде. Уен барышында төрле милләт вәкилләренә 150 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды.
Акциянең йомгаклау өлешендә "Серле сандык" дип аталган кичә уздырылды. Сандыкта гаилә өчен кадерле булган ядкарьләр саклана. Сандык дигәч, кешенең хәтере уяна. Ә хәтердә ниләр саклана соң? Анда татар халкының җырлары, биюләре, уеннары саклана. Шушы ядкарьләр аша татар теленең барлык матур яклары да күрсәтелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X