Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тапкырлар җиңде

Узган атнада район мәктәпләре КВН командаларының йомгаклау фестивале булды. Әлеге популяр конкурста Никольск, Иж-Борискино, Кузнечиха, шәһәрдәге урта, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы командалары катнашты. Финалга "Николс" (Никольск), "Дети России" (Иж-Борискино), "Даешь молодежь" (Болгардагы 1 мәктәп) һәм "Драйв" (Болгардагы 2 мәктәп) чыкты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә алар ике сәгать дәвамында...

Узган атнада район мәктәпләре КВН командаларының йомгаклау фестивале булды.
Әлеге популяр конкурста Никольск, Иж-Борискино, Кузнечиха, шәһәрдәге урта, кадетлар мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы командалары катнашты. Финалга "Николс" (Никольск), "Дети России" (Иж-Борискино), "Даешь молодежь" (Болгардагы 1 мәктәп) һәм "Драйв" (Болгардагы 2 мәктәп) чыкты. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә алар ике сәгать дәвамында осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты. Ун кешедән торган һәр команданың чыгышын тамашачылар көтеп алды. Шунысы да әһәмиятле, укучылар бүгенге көннең актуаль темалары - БДИ тапшырудан алып шимбә яки якшәмбедә ничек ял итүгә кадәр кузгатылды.
Сәламләү, музыкаль биремнәр, жюри әгъзалары сорауларына җаваплар бирү - укучыларның барысына да тырышып әзерләнүе ачык күренде. Өйгә бирелгән эштә исә "Россия - безнең өчен, без - Россия өчен" темасын берләштергән сәхнә күренешләре файдаланылды. Атап әйткәндә, барысы да уен-көлке белән узды.
Тамашачылар конкурсантларның чыгышын югары бәяләде. Һәр команда уенга үзеннән яңа сулыш, яңа төсмер кертергә тырышты. Шулай да шәһәрдәге беренче мәктәп вәкилләренең осталыгына барысыннан да зуррак бәя бирелде. Уенның башыннан ук алар алга чыкты.
Никольскилылар да сер бирмәскә тырышты. Иж-Борискино мәктәбе укучыларының да көндәшләре, алардан да бигрәк тамашачылар алдында сынатасы килмәде.
Шулай да, гомуми баллар саны буенча "Даешь молодежь" командасы җиңүче дип табылды. "Драйв" исә алардан бик азга гына калышты.
Никольскилыларга өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Шулай да, әлеге фестивальдә бер команда да оттырмады, киресенчә, барысы да җиңүгә ирешү өчен омтылды, дип ассызыклады район башлыгы Камил Нугаев.
Призерларга, дипломнардан тыш, әле тагын кубоклар, фестивальдә катнашкан башка командаларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Рәсемдә: шәһәрнең 1нче мәктәп командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев