Районның 21 мәктәп укучысы "Парклар маршы" халыкара акциясендә катнашып, жюри игътибарына үз эшләрен - иншаларын, шигырьләрен һәм әкиятләрен ("Лукоморье" конкурсы), рәсемнәрен ("Тыюлык зонасы табигате"), фоторәсемнәрен ("Кыргый табигать утраучыклары") тәкъдим итте.
Безнең районда бу акцияне оештырган "Спас" табигый заказнигы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, һәр эш балаларның туган якка, табигатькә мәхәббәте, аның турында кайгырту, аны саклау теләге белән сугарылган.
Нәтиҗәдә "Парклар маршы"ның район этабында беренче урыннар рәсемнәр конкурсында - Полянка балалар бакчасыннан Тимур Шероновка, Татьяна Авдонинага (Никольск мәктәбе), Александра Бердникова (2нче мәктәп), Дарья Авдеева (1нче мәктәп) һәм Елена Горбуновага (2нче мәктәп);
иншалар, шигырьләр һәм әкиятләр конкурсында - Кирилл Гусевка (1нче мәктәп), Екатерина Левушкина (Полянка мәктәбе), Светлана Куликова, Анастасия Шемуратовага (Танкеевка мәктәбе);
фоторәсемнәр конкурсында - Анна Егорова һәм Адилә Әхмәтҗәнова (1нче мәктәп), Владислав Осташин һәм Анна Архиповага (Танкеевка мәктәбе) бирелгән.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган, аларның эшләре конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәрелгән.
Шунысын әйтергә кирәк, ел саен уздырылучы бу акциянең тәрбияви әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Мәктәп укучылары конкурс шартлары буенча теге яки бу номинациягә тәкъдим иткән эшләрдә табигатьнең матурлыгын күрсәтү белән бергә шул матурлыкны сакларга да чакыралар. Чыннан да, акциягә тәкъдим ителгән эшләрнең барысында да диярлек балаларның туган ягыбыз табигатенә булган мәхәббәте ачык чагыла.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев