Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Спас район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды (ФОТО)

Кичә Спас районында тантаналы линейкалар узды.

Спас районында тантаналы линейкалар узды.

Болгардагы икенче мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларын директор Людмила Борюшкина, район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин сәламләделәр.

Беренче булып чыгарылышларны директор Людмила Борюшкина котлады.

«Мин сезне геройлар дип атыйм, чөнки сез мәктәп елларын батырларча үттегез. Уку елларында сез китаплар яза, фильмнар төшерә алуыгызны күрсәттегез. Бәлки, тиздән сезне Канн фестиваленең дә күрербез. Ә туган мәктәбегез сезне һәрвакыт көтеп торыр. Киләчәктә сезнең уңышларга сөенергә телибез.  Барлык укытучыларга, техник персоналга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Район һәм шәһәр администрацияләренә даими ярдәм күрсәткәне өчен аеруча рәхмәт», – диде Людмила Викторовна.

 

 

Аннары укучыларны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов котлады.

«Соңгы кыңгырау – ул бер үк вакытта бәйрәм һәм мәктәп белән аерылышу вакыты. Мәктәп сезгә белем бирде, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтте, дуслар бүләк итте. Аерым рәхмәт сүзләре – укытучыларга. Алар ярдәмендә сез гаҗәеп белем дөньясына ачкычлар таптыгыз.  Ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләре. Балаларыгызның уңышлары сезгә бүләк булсын. Без укучыларыбызның уңышлары белән лаеклы горурланабыз. Иҗат итегез, туган Татарстан һәм Спас районына файда китерегез, һаман алга омтылыгыз. Куелган бурычлар өстендә эшләгез, авырлыклар алдында куркып калмагыз. Һәм барысы да әйбәт булыр. Хәерле юл сезгә!» – диде Фәргат Вәгыйзович.

 

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлады.

«Сез олы тормышка аяк басасыз һәм һәрвакыт иң яхшысы булырга омтылырга тиеш. Безнең районнан бик күп уңышлы кешеләр чыкты. Районның кичәге укучылары хәзер югары вазифалар били, фән белән шөгыльләнә. Сезгә аларга тигезләнергә кирәк", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Камил Әсгатович.

 

 

Мәгариф бүлеге җитәкчесе буларак, Александр Ермилин чыгарылыш класс укучыларына бу кыңгырауның әле соңгысы түгеллеген, алда чыгарылыш имтиханнары көтүен искәртте.

«Бүген мәктәп белән хушлашу символик. Алда сезне имтиханнар көтә, Бернәрсәдән дә курыкмагыз! Үз-үзегезгә ышаныч булсын. Сез барысын да булдырырсыз», – дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Ермилин.

 

Линейкада шулай ук иң яхшы укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы да узды. Аларга грамоталар, дипломнар тапшырылды.

Ата-аналар һәм педагоглардан соң беренче сыйныф укучыларыннан дулкынландыргыч котлау сүзләре яңгырады.

 

 

Тантаналы линейка ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары күккә күгәрченнәр очырдылар.

Фото: 2нче мәктәп (Болгар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев