Һәркем катнаша ала
Борынгы Болгар җирендә республика җәйге палатка мәктәбенең "Доброград. Дөньяның бөтен төсләре" дигән профильле смена эшли. Бу чарада Спас районы укучылары да катнаша.
Бу мәктәпне ТР Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы ярдәме белән региональ яшьләр җәмәгать оешмасы ачты. Аның максаты - халыклар арасында тынычлыкны популярлаштыру чаралары үткәрү технологияләренә укыту юлы белән иреклеләр (доброволецлар) хәрәкәтен үстерү, мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыруга яшьләрне тарту, координаторлар һәм активистлар хәзерләү.
Бирегә 100гә якын укучы килгән, алар биш көн дәвамында киләчәктә тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм пропагандалау, милләтара каршылыкларны профилактикалау һәм күп кенә башка юнәлешләр буенча эшләү өчен тәҗрибә туплыйлар. Аларның программасына мастер-класслар, экскурсияләр, акцияләр оештыру, уеннар, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм күп кенә башка чаралар кертелгән һәм ял итүче укучылар анда теләп катнашалар. Мәсәлән, халык осталары Татьяна Смирнова трубка итеп төрелгән газета битләреннән төрле әйберләр ясап күрсәтте, Светлана Тестоедова тал чыбыгыннан үреп ясарга, Татьяна Удалова уенчыклар ясарга өйрәтте. Көн саен кич белән башкарылган эшкә йомгак ясала, монда һәр кеше үз фикерен белдерә ала.
- Төрле милләт халкының йолаларын һәм гадәтләрен Борынгы Болгар җирендә өйрәнү үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли, - ди Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова, - биредә һәр адым җирдә тарих сулышы.Тыныч яшәүнең нинди зур бәхет булуын монда тагын да яхшырак сизәсең.
фото http://filurin.ru/2012/06/palatochny-lager/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев