Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәтиҗәләр ни өчен түбән?

Быел район мәктәпләрен тәмамлаган 86 егет һәм кыз Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Нәтиҗәләр нинди, имтиханнар ничек үтте?

Людмила РЫБАКОВА,

мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Иң әүвәл шунысын әйтергә кирәк, быел имтиханнарны уздыру процедурасына таләпләр шактый кырысланды. Аудиторияләргә видеокүзәтү җайланмалары (һәркайсында - имтихан тапшыручыларның барысын да тулысынча күрсәтүче икешәр видеокамера) куелды, аудиториягә керүче һәр кеше металлодетектор ярдәмендә тикшерелде. Имтиханнарда федераль, җәмәгать күзәтүчеләре, Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты. Барлык чыгарылыш класс укучылары өчен алты аудитория көйләнүен исәпкә алганда (кайбер имтиханнарны тапшыручылар алай ук күп түгел иде), видеокүзәтү берничә сәгать дәвамында төрле позицияләрдән алып барылды. Пунктта закон таләпләрен бозу очраклары теркәлмәде.

Таләпләрнең кырыслану нәтиҗәсеме, барлык фәннәр буенча да уртача балл сизелерлек кимеде. Хәер, республика буенча алганда да шундый ук хәл күзәтелә.

Әйтик, рус теле буенча куелган минималь 24 баллны барысы да уңышлы үтте. Район буенча уртача балл 60,04 не (чагыштыру өчен: ТР буенча 65,8, 2013 елда район буенча - 66,6) тәшкил итте.

Чыгарылыш класс укучылары арасыннан 80 нән күбрәк балл җыючылар арасыннан Болгардагы 1 нче урта мәктәптән Наталья Степанчева, Мария Башкирова һәм Ольга Гаврилина (чагыштырмача 95, 84 һәм 82 балл) Никольск мәктәбеннән Дарья Егорова белән Анна Колесова (90 һәм 82), Ямбакты мәктәбеннән Рифат Галәветдиновны (82) билгеләп үтәргә кирәк.

Математика буенча минималь 20 баллны ике укучы уза алмады. Шуларның берсе биремне икенче тапкыр да үти алмады. Кызганыч, шуның өчен аңа урта белем турында аттестат та бирелмәде.

Район буенча уртача балл, республикадагы кебек үк, сизелерлек кимеде: ул 42,6 ны (ТР буенча -48,4 не, узган ел район буенча 53,99 ны тәшкил итте)

80 нән күбрәк балл җыючылар булмады, ә менә Рифат Галәветдинов белән Анна Колесованың туплаган баллары 70 тән артып китә.

Сайлаган имтиханнар арасыннан аеруча җәмгыять белеменнән бирүчеләр күбрәк булды. Имтиханнарда 45 кеше катнашты. Район буенча уртача балл - 59,2. Аеруча яхшы нәтиҗәләргә шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәп укучылары Мария Башкирова белән Никита Борюшкин иреште. Биология буенча имтиханнарны 18 кеше тапшырды. Район буенча уртача балл - 49,2, бу фәннән имтиханны Никольск мәктәбеннән Каролина Казакова гына (74 балл) әйбәт тапшыра алды. Шул ук мәктәптән Дарья Егорова тарихтан иң күп балл туплады: әлеге фән буенча имтиханнарны 17 кеше тапшырды, район буенча уртача балл 47,4 не тәшкил итә. Физикадан да имтиханнарны шулкадәр үк кеше тапшырды. Ямбакты мәктәбеннән Рифат Галәветдинов 70 тән артык балл туплап иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Район буенча уртача күрсәткеч 43,8 балл гына тәшкил итә.

Дүрт кеше әдәбияттан имтихан тапшырырга теләк белдергән. Шулар арасыннан Дарья Егорованы билгеләп үтәргә кирәк. Аның нәтиҗәсе - 65,8 балл. Ә менә район буенча уртача балл 50 генә.

Дүрт кеше имтиханнарны химиядән, икесе - география, бер укучы информатикадан тапшырды. Кайберәүләр биология, тарих, физика, географиядән (биремнәрне 1 дән 3 кә кадәр кеше үти алмады) минимал балл да туплый алмады. Димәк, алар югары яки башка төрле уку йортларына үзләре сайлаганга керә алмаячак. Бу инде бер дә сөенечле хәл түгел.

БДИ нәтиҗәләренең түбәнәюен имтиханнарны тапшыру процедурасының шактый кырыслануы һәм, әлбәттә инде, укучылар белән кайбер укытучыларның тиешенчә эшләп бетермәве белән аңлатырга мөмкин. Ел саен БДИын тапшыруга таләпләр кырыслана бара, моннан соң инде биремнәргә җавапларны кайдан да булса күчереп алу яки чит кеше ярдәменнән файдалану мөмкинлеге бетәчәк. Укучылар моңа өметләнмәсеннәр дә иде. Шуның өчен тырышып укырга, төпле белем алырга омтылырга кирәк. Бары шул очракта гына имтиханнарны әйбәт тапшырып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ нәтиҗәләр имтиханнар