Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп хәбәрләре

Урманчылар слетыннан диплом белән Республика мәктәп урманчылары слетының икенче этабында катнашкан безнең район вәкилләре махсус диплом белән бүләкләнделәр. Районның "Болгар" мәктәп урманчылыгы бүлеге җитәкчесе, коррекция мәктәбе укытучысы Марина Гусева һәм 1нче мәктәпнең 9 класс укучысы Илья Гусев рәсми конкурс сынауларын уңышлы үттеләр. Илья үзенең портфолиосын һәм "Яшеллек шавы" дигән социаль...

Урманчылар слетыннан диплом белән
Республика мәктәп урманчылары слетының икенче этабында катнашкан безнең район вәкилләре махсус диплом белән бүләкләнделәр.
Районның "Болгар" мәктәп урманчылыгы бүлеге җитәкчесе, коррекция мәктәбе укытучысы Марина Гусева һәм 1нче мәктәпнең 9 класс укучысы Илья Гусев рәсми конкурс сынауларын уңышлы үттеләр. Илья үзенең портфолиосын һәм "Яшеллек шавы" дигән социаль проектны яклады, бу проект "Теремок" балалар бакчасы территориясен яшелләндерү программасына нигезләнде, ә Марина Юрьевна "Болгар" мәктәп урманчылыгы эше турында отчет бирде.
Конкурсның барлык биремнәре буенча алар мөмкин булган 20 баллдан 19 балл җыйдылар һәм быел җәй көне үткәреләчәк слетның йомгаклау этабында катнашу өчен чакыру алдылар.
Начар гадәтләргә каршы көрәш
Кадет мәктәп-интернат укучылары шәһәр урамнарында "Сигаретны конфетка алыштыр" дигән акция үткәрделәр. Анда машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә катнашырга чакырдылар.
Бер сәгать эчендә 50дән артык кеше (нигездә ирләр) сигаретны конфетка алыштырдылар. Аларның күбесе моны зур теләк белән эшләде, зарарлы гадәтләргә каршы көрәшүдә инициатива күрсәткән укучыларга рәхмәт әйттеләр.
Ватан тарихын беләсезме?
Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең 11 класс укучысы Владислав Мөхәммәтов тарих буенча Романовлар йортының 400 еллыгына багышланган район күләмендә үткәрелгән "Ватанга мәхәббәт" интеллектуаль марафонының абсолют җиңүчесе булды.
Беренче турда укучылар үзләренең тикшеренү һәм иҗади эшләрен якладылар, монда алар Романовлар гаиләсе идарә иткән елларда Россия тарихы турында үз фикерләрен белдерделәр. Икенче этапта укучылар интеллектуаль уенда катнашу юлы белән үз белемнәрен тикшерделәр.
Марафон призерлары арасында Антоновка, Ким һәм шәһәрнең 2нче мәктәпләреннән Мария Чегодаева, Мария Андронова һәм Анастасия Гришиналар бар.
Дөнья музейларына сәяхәт
Өчкүл мәктәбендә музыка һәм сынлы сәнгать атналыгы үткәрелде.
Атналык барышында презентация һәм иҗади эшләр, сәнгатьле укучылар һәм рәсем конкурслары, "Җырны беләсеңме"дигән уеннар үткәрелде.
Интернет ярдәмендә укучылар дөньяның танылган музейлары- Эрмитаж, Лувр, Рус музее филиаллары буенча мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар. Шулай ук заманча музыка культурасы, Татарстан рәссамнары иҗадына багышланган дәресләр дә кызыклы үтте.
Күргәзмәдә ни генә юк иде!
Полянка урта мәктәбендә технология атнасы кызыклы чараларга бай булды.
Укучылар үз куллары белән ясалган төрле әйберләр күргәзмәсе оештырдылар. Монда ниләр генә юк иде! Бәйләгән әйберләр дә, алъяпкычлар да, кул эшләре салу өчен тартмалар һәм башкалар игътибарны җәлеп итеп торды. Күп кенә укучылар әйберләргә хохлама һәм гжель рәсемнәре ясау конкурсында катнаштылар. Күргәзмәдә технология укытучысы Дания Бакирова эшләре дә урын алды.
Балымер авылының танылган кул остасы Галина Осипованың шәхси күргәзмәсе укучыларга бигрәк тә ошады. Ул шулай ук дәресләрнең берсендә мастер-класс үткәреп, кызларны бик матур салфеткалар бәйләү серләренә өйрәтте.
Мәктәптә бу фәннән укучыларны осталыкка өйрәтү өчен бөтен шартлар тудырылган. Уку елы башында мәктәпкә 6 электр тегү машинасы, әйбер читләрен бизәкләп эшләү өчен өч җепле 5 машина, манекен, кер үтүкләү тактасы һәм күп кенә башка әйберләр кайтты, икенче төрле әйткәндә технология кабинеты барлык таләпләргә туры китереп җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев