Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Мин татарча сөйләшәм“

Рәмзия Хәбибуллина, 1нче шәһәр урта мәктәбенең татар теле укытучысы Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Безнең мәктәбебездә күп милләт балалары белем ала. Татар теленә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан мәктәптә бик күп...

Рәмзия Хәбибуллина,
1нче шәһәр урта мәктәбенең татар теле укытучысы
Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Безнең мәктәбебездә күп милләт балалары белем ала. Татар теленә кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан мәктәптә бик күп чаралар оештырылды. Мәсәлән: "Сөмбелә", "Аулак өй", "Яңа ел", "Әниләргә дан", М.Җәлил, Г.Тукайга багышланган кичәләр, "Ягез әле, егетләр", "Нәүрүз" бәйрәмнәре үткәрелде. Рус мохитендә белем, тәрбия алган укучылар нинди милләттән булуларына карамастан, татар телендә үткәрелгән чараларда да бик теләп катнаша. Берничә ел рәттән
республикада үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә актив катнашабыз. Быелгы уку елында да без башка милләтләрне дәүләт телендә аралашуга тарту максатыннан эшебезне киң җәмәгатьчелек белән алып бардык.
Балалар бакчасында, ветеринария оешмасында, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм башка урыннарда әңгәмәләр алып барылды, буклетлар, эмблемалар таратылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев