Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Лагерь балаларны көтә

Җәйге каникуллар вакытында дүрт йөздән артык бала "Болгар" сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә ял итәргә җыена. Беренче смена 8 июньдә ачыла. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтовның әйтүенә караганда, балаларның ялы дүрт сменада оештырылачак. Өченче смена профильле булачак. Православие сменасы да булырга тиеш. 18 көнлек беренче смена...

Җәйге каникуллар вакытында дүрт йөздән артык бала "Болгар" сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә ял итәргә җыена.
Беренче смена 8 июньдә ачыла. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтовның әйтүенә караганда, балаларның ялы дүрт сменада оештырылачак. Өченче смена профильле булачак. Православие сменасы да булырга тиеш. 18 көнлек беренче смена өчен балаларның әти-әниләре 1800 сум, икенче сменага (21 көн) -2100 сум түләргә тиеш булачак. Путевка бәясенең калган өлеше район һәм республика бюджетлары исәбенә финансланачак.
Җәйге каникул көннәрендә 600 ләп укучы егерме өч белем бирү учреждениесенең көндезге лагерына йөриячәк. Районның унбер мәктәбендә оештырылачак ял һәм хезмәт лагерында 150 укучы эшләп ял итәргә тиеш. Полянка авылындагы "Аргамак" лагерында 30 укучыга исәпләнгән лагерь ачылачак.
Моннан тыш, июль аенда музей-тыюлык территориясендә быел беренче тапкыр республиканың "Сәләт" лагеры ачылачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылачак лагерьда төрле илләрдән татар телен өйрәнүче балалар ял итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев