Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кызыклы һәм файдалы үткәрделәр

Рамил Әхтәмов, Тукай мәктәбенең татар теле укытучысы. Мәктәпләрдә язгы каникуллар вакытында Тукай авыл мәдәният йортында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Укучылар спортта үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәсәлән, бильярд уйнауда Шәрәфиев Илгиз (7 класс) шактый осталык күрсәтеп, беренче урынны алды. Икенче урында - Рәхимов Марсель (4 класс), өченче урында Әхмәтов Булат (8 класс)....

Рамил Әхтәмов,
Тукай мәктәбенең татар теле укытучысы.
Мәктәпләрдә язгы каникуллар вакытында Тукай авыл мәдәният йортында төрле кызыклы чаралар оештырылды. Укучылар спортта үз осталыкларын күрсәттеләр. Мәсәлән, бильярд уйнауда Шәрәфиев Илгиз (7 класс) шактый осталык күрсәтеп, беренче урынны алды. Икенче урында - Рәхимов Марсель (4 класс), өченче урында Әхмәтов Булат (8 класс).
Табигатьнең язгы күренешләре турында рәсем ясауда һәм шигырь язу конкурсы да мавыктыргыч килеп чыкты. Монда Сәгъдиева Динә (5 класс) беренче урынны алды, Мәүлетова Ләйсән (2 класс) - икенче, Мәүлетов Булат белән (3 класс) Гыйниятуллин Әнәс (5 класс) өченче урынны бүлештеләр.
Музыка конкурсында җырның сүзләре һәм көй авторларын табуда Мәүлетов Булат осталык күрсәтеп, беренче урынны алды, икенче урында Гыйниятуллин Әнәс.
Призерларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды.
Уеннардан соң күңелле дискотека үткәрелде. Бу чараларның барысын да мәдәният йорты мөдире Мөхәммәтҗанова Нәкыя оештырды һәм үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев