Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кырык ел балаларга белем бирә

Ирина Александровна Волева кырык елга якын Ким урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә һәм чирек гасырга якын шушы ук коллективка җитәкчелек итә.

Алар гаиләсендә әтисе ягыннан педагоглар күп булган. Бәлки шуңа күрәдер, ул Иж-Борискино сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Училищены ул уңышлы гына тәмамлый һәм үз районыбызга эшкә кайткач, Ким мәктәбендә химия һәм биология фәннәреннән укытырга тәкъдим итәләр. Инде аннан соң бик күп еллар үткән.
Ул гомер буе үз эшен яратып башкарды. Нинди генә эш кушсалар да, җиренә җиткереп үтәде. Даими рәвештә үз өстендә эшләде, һәр яңалыкның өстен якларын дәрестә кулланды. Үз фикерен нык итеп әйтә белгән, инициативалы укытучының җитәкчелек сыйфатлары да ачыла башлый. Тиздән аны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Әлбәттә, барысы да уңай гына бармагандыр, кыенлыклар да очрагандыр, ләкин үз эшеңне теләп, яратып башкарсаң, авырлыклар җиңелә. Үз фәнен яратып укыткан Ирина Александровна укучыларында да химия һәм биология фәннәренә мәхәббәт тәрбияли белә. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларның кайберләре югары уку йортларының химия һәм биология бүлекләрен сайлыйлар.
Озак еллар эшләү дәверендә ул күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шулай да аның өчен иң мөһиме - укучыларының рәхмәтен һәм хөрмәтен тою. Димәк, укытучы эшен ул юкка сайламаган.
Быел Ким мәктәбе коллективы мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү буенча беренче урынны алды. Монда да директорның тырышлыгы, үз бурычына җаваплы каравы күренеп тора. Эшен яратып башкарган кеше генә үз хезмәтенең яхшы нәтиҗәсен күрә. Ирина Александровна Волева әнә шундый педагоглардан санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы