Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китап җыентыгына керәчәк

Район укучылары традицион конкурсларда актив катнаштылар, бу конкурсларны ел саен "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акцияләре кысаларында, "Спас" дәүләт табигать заказнигы үткәрә. Балалар үз рәсемнәрендә, фотографияләрендә, плакатларда, язган иншаларда һәм шигырьләрендә табигатькә үзләренчә бәя бирәләр, экология проблемаларына мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Укучыларның һәр эшендә туган як табигате белән горурлану һәм соклану сизелә,...

Район укучылары традицион конкурсларда актив катнаштылар, бу конкурсларны ел саен "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акцияләре кысаларында, "Спас" дәүләт табигать заказнигы үткәрә.
Балалар үз рәсемнәрендә, фотографияләрендә, плакатларда, язган иншаларда һәм шигырьләрендә табигатькә үзләренчә бәя бирәләр, экология проблемаларына мөнәсәбәтләрен белдерәләр.
Укучыларның һәр эшендә туган як табигате белән горурлану һәм соклану сизелә, бу рәсемнәрнең иң яхшылары Казанга, конкурсның алдагы этабында катнашу өчен җибәрелде.
Соңыннан аларның кайберләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы чыгара торган җыентыкларда файдаланылачак.
"Гөрләвекләр ага". Өчкүл урта мәктәбенең 9 класс укучысы Евгений Дернов фотосы; "Мин - иң көчле". 1нче мәктәпнең 6 класс укучысы Анна Фролова рәсеме; "Бигрәк матур үрмәкүч". Полянка урта мәктәбенең 2 класс укучысы Данила Кузьмин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев