Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Киләчәккә зур ышаныч белән

Шушы көннәрдә Спас тармак технологияләре техникумында беренче чыгарылыш кичәсе булды. Аны истә калырлык итеп Болгар музей-заповеднигының фестиваль-чаралар комплексында үткәрделәр.

Марина ЗАЙЦЕВА
Кичә аеруча тантаналы шартларда үтте, кунаклар да бик күп килгән иде. Быел укуны тәмамлаучы 200 кеше барысының да игътибар үзәгендә булды. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләрне күрергә мөмкин иде, чөнки эштән аерылмыйча гына урта махсус белем алырга теләүчеләр дә шактый булып чыкты.
Техникум бүгенге тормышка кирәкле белгечләр хәзерли. Мәсәлән, кунакханә сервисы менеджерлары хәзер шәһәрләрдә бигрәк тә кирәк. Шулай ук автомеханиклар, пешекчеләр, бухгалтерлар, төзелеш буенча белгечләр дә эшсез калмаслар. Техникумны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Максим Корнилов, Екатерина Малышкина, Наталья Бакашева, Галина Баранова, Светлана Сусликова, Оксана Аблязова, Анастасия Барановская, Галина Зарифуллинага дипломнар тапшырганда район башлыгы Камил Нугаев шул турыда әйтеп үтте. "Кызыл" дипломга лаек булган Александр Котенков хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә. Аның өчен дипломны һәм бүләкне әтисенә тапшырдылар.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, районның хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Ольга Шмелева техникумны тәмамлаучы егетләрне һәм кызларны истәлекле вакыйга белән котладылар һәм киләчәк тормышларында зур уңышлар теләделәр. Техникум директоры Надежда Гришина техникумның җәмәгать тормышында актив катнашкан егетләрне һәм кызларны билгеләп үтте, аларга Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Укучылар да читтә калмады. Алар сәхнәгә чыгып, укытучыларына һәм техникумнан яхшы белгечләр чыксын дип тырышкан эшкә өйрәтүче мастерларга олы рәхмәт белдерделәр.
- Без бүген кулыбызга киләчәккә юллама алдык, хәзер барысы да үзебездән тора, - диде Олеся Фәйзетдинова.- Мин һәр кешегә зур уңышлар, тормышта үз урыннарын табуларын телим...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X