Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр

Красная Слобода төп мәктәп каршындагы лагерьга егермедән артык бала йөри. Лагерь җитәкчесе Анджела Шеронова сүзләренә караганда, биредә укучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр, музыка, спорт һәм сәнгатьтә үз көчләрен сынап карарга тырышалар. Мәсәлән, иҗат көнендә рәсемнәр конкурсы үткәрелде.

Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында да онытмыйлар. Пушкинның туган көнендә шагыйрьнең иҗаты буенча конкурслар оештырылды. Хәтер һәм кайгы көнендә балалар сугыш кырында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янында булдылар. Бигрәк тә спорт чаралары үткәрүгә зур игътибар бирәләр, алар спорт залында да, саф һавада да шөгыльләнәләр. Ә ашханәдә аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар.
Көннәр эссе торганлыктан, рәхәтләнеп су коену мөмкинлеге бар, мәктәп янындагы күлдә алар көн саен су коеналар. Балалар сәяхәтләрне бик яраталар, быел Болгар музей-заповедигына барып, күп тәэсирләр алып кайттылар.
Зыянлы гадәтләрне профилактикалау буенча көн саен әңгәмәләр үткәрелә. Махсус хәзерләнгән «Корабль» программасы бу файдалы әңгәмәне мавыктыргыч үткәрергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, балалар шашка, шахмат уеннары белән мавыгалар, рәсем ясыйлар.
Лагерь тормышы каникулларны тагын да төрләндереп җибәрде.
* * *
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп каршындагы лагерьда да җанлы тормыш хөкем сөрә. Елга, күлләрдән, урманнан читтә урнашкан булса да, балалар лагерьга теләп йөриләр. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Егорова сүзләренә караганда, укытучылар балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыру өчен барысын да эшләргә тырышалар.
Төрле конкурслар, әңгәмәләр, ярышлар, экскурсияләр һәм күп кенә башка чаралар лагерь тормышына ямь өсти. Смена дәвамында, мәсәлән, балалар Антоновкада, Свияжскида, Кузнечихада, Алексеевскида булып кайттылар, Болгар музей-заповеднигына экскурсиягә бардылар, страус фермасында булдылар.
Кыскасы, лагерь тормышы көн саен ниндидер яңалык алып килә.
Рәсемнә: Бергә һәрвакыт күңелле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X