Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көек мәктәбе укучысы Бөтенроссия конкурсында катнашты

“Төбәгебезнең җирле үзидарәсе тарихы” конкурсы Мәскәүдә узды.

Көек мәктәбе укучысы Рияз Садретдинов “Төбәгебезнең җирле үзидарәсе тарихы” VI Бөтенроссия конкурсының Мәскәүдә уздырылган этабында катнашты.

Конкурска Воронеж, Ленинград, Белгород, Саратов өлкәсе, Дагыстан, Чечен Республикалары, Красноярск, Краснодар һәм Пермь краеннан, Россиянең башка төбәкләреннән укучылар килде. Конкурс биремнәреннән тыш, катнашучылар өчен Мәскәү буенча экскурсия да оештырылды.

Конкурс финалисты буларак, Рияз җирле үзидарә һәм мәгариф өлкәсендә белгечләрдән торган жюри игътибарына “Җирле үзидарә тарихы: фактлар, кешеләр һәм язмышлар” эшен тәкъдим итте. Экспертлар Көек укучысының тирән белемнәрен билгеләп үттеләр. Укучыны конкурска Көек мәктәбе укучысы Айдар Казаков озатып барды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Риязга сертификат тапшырылды.

“Эшебездә төбәк үсешендәге мөһим вакыйгаларны билгеләп үттек. Тикшерү барышында шактый чыганаклардан файдаландык, күп яңалык белдек” – дип билгеләп үтә Айдар Гарун улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев