Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Җиңү сере – бердәмлектә

Болгардагы П.А. Карпов исемендәге кадет мәктәбенең 6 класс укучылары ата-аналар командасы ата-аналар комитетларының “Тату класс серләре” республика конкурсының Чистайда узган зона этабында призер булды.

Светлана Андриянова, Елена Савельева, Регина Абдуллаева, Тимур белән Оксана Аббасовлар, Илгизә Кыямова һәм Александр Рыжков жюри һәм тамашачылар игътибарына “Класс эшләре” күргәзмәсе һәм үзенчәлекле визит карточкасын тәкъдим иттеләр.
Команда әзерләгән “Туган якның һөнәри традицияләрен саклап – патриотлар үстерәбез” проекты программаның чын җәүһәренә әверелде. Аның кысаларында чарада катнашучыларга тимерче, чүлмәкче, җеп эрләүче, тукучы остаханәләренең виртуаль реконструкциясе күрсәтелде. Оста рольләрен ата-аналар үзләре дә, мәктәп укучылары да башкарды. Проект жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм командага икенче урын бирелде.
Хәзер ата-аналар комитетына мәктәп данын Казанда 30 гыйнварда узачак республика ярышларында якларга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев