Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хезмәте белән хөрмәт казанды

Киң күңелле, ачык йөзле, балаларга һәм хезмәттәшләренә карата һәрчак игътибарлы - коррекция мәктәп-интернатында Галина Калюшинаны мактап әнә шулай диләр. Аның коллективта хөрмәт һәм абруй казануы очраклы хәл түгел, ди мәктәп директоры Алексей Корчагин. Хикмәт Галина Александровнаның биредә егерме елдан артык хезмәт куюында гына да түгел. Үз эшен яратып, намус белән...

Киң күңелле, ачык йөзле, балаларга һәм хезмәттәшләренә карата һәрчак игътибарлы - коррекция мәктәп-интернатында Галина Калюшинаны мактап әнә шулай диләр.

Аның коллективта хөрмәт һәм абруй казануы очраклы хәл түгел, ди мәктәп директоры Алексей Корчагин. Хикмәт Галина Александровнаның биредә егерме елдан артык хезмәт куюында гына да түгел. Үз эшен яратып, намус белән башкаручы кеше ул.

Биредә катлаулы характерлы, төрле холык-фигыльле һәм шактый үзенчәлекле балалар укуын да онытмаска кирәк. Эш процессы барышында Галина Александровна физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тормышта очраган катлаулы хәлләрдә югалып калмаска, барысына да әзер булырга өйрәтә. Әлеге максаттан чыгып, алар белән төрле темаларга әңгәмәләр үткәрә. Шундыйлардан, мәсәлән, законның төп таләпләре, кеше хокуклары һәм бурычлары, тормышта сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеге турындагы һәм башка әңгәмәләрне атарга була.

Реклама

Балаларны өлкәннәр белән дөрес аралашырга өйрәтү, үз-үзеңне тоту, әдәпле булу - боларның барысын да тәрбияче даими рәвештә игътибар үзәгендә тота, гаилә, Ватан, хезмәт, тынычлык кебек төшенчәләрнең нинди зур мәгьнәгә ия булуын төрле мисаллар ярдәмендә аңлатып бирә.

Галина Александровна үзенең көндәлек эшендә балаларның әти-әниләре белән тыгыз элемтә булдыруга да аерым игътибар бирә. Ата-аналар җыелышларында бүген һәркемне борчый торган проблемалар буенча фикер алышуны алгы планга куя. Балаларны наркомания зәхмәтеннән аралау, хокук тәртибен бозуларны кисәтү, тәмәке тартуның зыяны һәм башка актуаль мәсьәләләр турында да сүз кузгатылмый калмый. Гомумән, педагог үзенең бөтен тырышлыгын балаларның киләчәген якты, өметле итү өчен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X