Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эфирда – Болгар шәһәре

Балалар иҗат йорты базасында яшь радиосөючеләр клубы эшли башлады. Укучылар остазлары Сергей Козлов җитәкчелегендә бу кызыклы эшне һәм Морзе алфавитын тырышып өйрәнәләр. Моның өчен телеграф ачкычлары комплектын һәм антеннасын РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы алып биргән. Күп кенә укучылар бу халыкара аралашу чарасын уңышлы өйрәнәләр. Мәсәлән, алар Америка, Африка, Антарктида белән...

Балалар иҗат йорты базасында яшь радиосөючеләр клубы эшли башлады.
Укучылар остазлары Сергей Козлов җитәкчелегендә бу кызыклы эшне һәм Морзе алфавитын тырышып өйрәнәләр. Моның өчен телеграф ачкычлары комплектын һәм антеннасын РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы алып биргән. Күп кенә укучылар бу халыкара аралашу чарасын уңышлы өйрәнәләр. Мәсәлән, алар Америка, Африка, Антарктида белән радиоэлемтә сеанслары үткәргәннәр.
Моннан тыш, радиосөючеләргә инглиз телен белергә кирәк, тавышлы элемтәне шуннан башка урнаштырып булмый. Төп максат - укучылар үз куллары белән җыйган радиостанциядә элемтә урнаштырырга тиеш. Ә хәзергә күнегүләр Россия радиосөючеләр берлеге биргән кабул итү һәм тапшыру аппаратында алып барыла.
Радиосөючеләр клубы теләгән һәр кешене кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев