Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дулкыннарда – җилкәннәр

"Регата" балалар техник иҗаты станциясе каршында ачылган көндезге лагерьга бүгенге көндә егермедән артык бала йөри.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Өстәмә белем бирүче учреждение түгәрәкләренә йөри торган балалар өчен бу лагерь әле беренче тапкыр гына оештырылган. Һәр көн тематик уен сюжетының бер өлеше кебек үтә. Көн тәртибендә шулай ук өч тапкыр ашату, җилкәнле һәм су чаңгысы спортына, йөзәргә, яхта белән идарә итәргә һәм башка шөгыльләргә өйрәнү өчен сулыкларга чыгу күздә тотылган. Моннан тыш, иске аэродромда кайтинг буенча күнегүләр үткәрү дә планлаштырыла. "Регата" директоры Владимир Трошин билгеләп үтүенчә, төп юнәлеш булып флагман юнәлеше кала. Бу исә смена программасы диңгез темасына багышланган дигән сүз. Шуңа күрә күнегелгән урыннарга да хәзер яңа исемнәр бирелгән. Мәсәлән, ашханә - камбуз, линейкалар үткәрү урыны - капитан күперчеге, отряд экипаж дип атала. Бу уенда лагерьга йөри торган һәр бала катнаша. Яңа белемнәрне мондый рәвештә бирү балаларга аны үзләштерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, аларда кызыксыну хисе дә уята. Җилкәнле зур "кораб" командасы булып, балалар "Дулкыннар буйлап яхтада" дигән читтән торып сәяхәткә чыктылар. Беренче көнне алар "Батырлык утравында" булып, начар гадәтләрнең зыяны турында күп яңа мәгълүмат алдылар. "Туган телне белүчеләр бугазы"нда отряд почмакларын бизәделәр, өндәмә, отряд җырын өйрәнделәр. Лагерь барлыгы өч команда - "Цунами", "Оптимистлар" һәм "Морские дьяволы" отрядларына бүленгән. Төрле конкурс һәм акцияләрдә җиңеп чыккан өчен отрядка аерым бер төстәге якорь рәвешендә билге тапшыралар. Кызыл һәм алтын якорьләр барыннан да югарырак. Шәхси уңышлар өчен дә мактау билгеләре бар: биш җиңү өчен - "юнга", ун җиңүгә "матрос" дәрәҗәсе бирелә. Ә сменага егерме билге җыйган балага "диңгез бүресе" дигән мактаулы исем биреләчәк.
Остазлар арасында кайчандыр үзе дә "Регата"га йөргән, Туполев исемендәге Казан техник университетның икенче курс студенты Андрей Куприн да бар. Җилкәнле спорт белән Андрей инде алты ел буе шөгыльләнә, безнең якларда ул киң таралыш табарга тиеш, дип саный. Шулай итеп, яшь спортчыларга хәерле юл теләргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев