Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Дәрестән соң нәрсә эшлисез?

    Кузнечиха урта мәктәбендә үткән семинар-практикум балалар ялын оештыру темасына багышланды. Анда педагог-оештыручылар, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары катнашты. Семинарга килүчеләргә Альберт Софеев (балчыктан ясалган әйберләр), Азалия Федорова (пыяладан мозаика) һәм Юлия Хомутова (бисер) мастер-класслар күрсәтте. Педагогларга түгәрәкләр эшчәнлеген оештыру буенча файдалы киңәшләр бирелде. Мәктәп директоры...

    Кузнечиха урта мәктәбендә үткән семинар-практикум балалар ялын оештыру темасына багышланды. Анда педагог-оештыручылар, озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары катнашты.
    Семинарга килүчеләргә Альберт Софеев (балчыктан ясалган әйберләр), Азалия Федорова (пыяладан мозаика) һәм Юлия Хомутова (бисер) мастер-класслар күрсәтте. Педагогларга түгәрәкләр эшчәнлеген оештыру буенча файдалы киңәшләр бирелде.
    Мәктәп директоры Людмила Якимовага укучыларның дәрестән тыш вакытын оештыруда актив эш алып барганы өчен диплом тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: