Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәмнәр, тамашалар, уеннар

Мәктәптә каникул көннәрендә балалар китапханәсендә күп төрле чаралар үткәрелде.

Монда үткән Балалар китабы атналыгы быел юбилейлары билгеләнеп үтүче язучылар Аркадий Гайдар һәм Иван Крыловка багышланган әдәби кичә белән башланып китте. Балаларга бу авторлар әсәреннән өзекләр күрсәтелде. Бу көнгә багышлап шулай ук китап күргәзмәләре оештырылды.
27 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара театр көнендә дә театрлаштырылган тамаша булды. Балалар китапханәчеләр ярдәме белән татар әкиятләре буенча мини-спектакль хәзерләделәр. Ә икенче көнне кошларга багышланган "Могҗизалар кыры" уены булды. Анда икенче урта мәктәп укучысы Аркадий Абрамов җиңеп чыкты.
Китапханәдә көн саен төрле викториналар, конкурслар үткәрелде. Укучылар чараларда катнашып кына калмыйча, бик кызыксынып яңа китаплар белән дә таныштылар. Соңгы вакытта китапханә фондына яңа 130 китап кайткан. Алар арасында әкиятләр, үз куллары белән әйберләр ясарга яратучылар өчен махсус әдәбият, детективлар бар. "Мин укыйм", "Мин язам", "Математикага адым", "Табигать дөньясында" һәм башка китаплардан торган мәктәпкәчә тәрбия бирү сериясе дә күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Аларның барысы да яңа китаплардан оештырылган күргәзмәгә куелган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X