Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Болгар” лагерына – 45 ел!

    Шушы көннәрдә халык арасында күбрәк пионер лагеры дип аталучы "Болгар" белем бирү-сәламәтләндерү үзәгенең ачылуына 45 ел тулуга багышланган тантана булды.

    Владимир КОРНИЛОВ

    Тантаналы линейка белән башланып киткән бәйрәмдә район башлыгы Камил Нугаев, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин, ветераннар оешмасы советы рәисе Михаил Тюленев һәм башка мактаулы кунаклар катнашты. Нәкъ совет чорындагыча, урман аланына барабан каккан тавыш таралды, әлеге сменаның алты отряды линейкага чыгып тезелде Василий Кощеев җитәкчелегендәге сигезенче отряд тулысынча узган елларның пионерлары һәм вожатыйларыннан төзелгән. Отряд командирлары рапортлар бирделәр, гимн яңгыраганнан соң бәйрәм башланды.

    - Кыенлыклар җитәрлек булса да, лагерь эшләүдән туктамады, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев. - Хәтта катлаулы 90нчы елларда да әлеге ял итү урынын саклап калу мөмкинлеген таптык, моның нәтиҗәсе буларак, лагерь әле дә эшли...

    Район башлыгы лагерьның киләчәге турындагы планнар белән дә таныштырды. Биредә инде мини-футбол, баскетбол һәм волейбол уйнау өчен яңа спорт мәйданчыклары төзелә башлаган. Быел балалар өчен заманча яңа йортлар төзүгә керешәчәкләр. Киләчәктә йортлар һәм башка мөһим объектлар сафка бастырылачак.

    Ветераннар советы рәисе Михаил Тюленев элек бу лагерьга язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, галимнәр, кинога төшерүчеләрнең күпләп килүен искәртеп үтте. Иерей Сергей Карпухин да тантанага килүчеләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде.

    Лагерь директоры Любовь Вафина балалар турында кайгыртучыларга, лагерьдагы проблемаларны хәл итүдә булышучыларга тирән рәхмәтен белдерде. Килгән кунакларның күбесенә Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм традиция буенча аларның барысына да кызыл пионер галстуклары бәйләп чыктылар.

    Юбилейга багышлап махсус бәйрәм концерты да әзерләгәннәр. Программага укучылар башкаруында җырлар һәм биюләр кертелгән иде. Аларга әти-әниләре һәм вожатыйлар ярдәм итеп торды. Лагерьга моннан күп еллар элек йөргән Ирина Швецова белән Галина Городчукны да сәхнәдә көчле алкышларга күмделәр. Алар лагерьга йөргән вакытларын искә алып сөйләделәр һәм Василий Кощеевның баянына кушылып күңелләрне җилкетерлек җырлар җырладылар.

    Соңыннан тантанада катнашучылар урман аланында зур учак яктылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: