Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүләкләр тапшырдылар

Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары республика конкурсларында катнашып, тагын ике дипломга лаек булдылар. Дүртенче класс укучысы Елизавета Абасева "Ватанга хезмәт итәм" иҗади конкурсына "Мин онытмыйм, мин горурланам" дигән иҗади проект тәкъдим итте. Эшенең символлары каен, кошлар, чәчәкләр һәм ут телләрен ул атлас тасмалардан ясаган. 8 класс укучысы Александр Березкин иминлек һәм...

Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары республика конкурсларында катнашып, тагын ике дипломга лаек булдылар.
Дүртенче класс укучысы Елизавета Абасева "Ватанга хезмәт итәм" иҗади конкурсына "Мин онытмыйм, мин горурланам" дигән иҗади проект тәкъдим итте. Эшенең символлары каен, кошлар, чәчәкләр һәм ут телләрен ул атлас тасмалардан ясаган.
8 класс укучысы Александр Березкин иминлек һәм хезмәтне саклау буенча фотолар һәм рәсемнәр Интернет-конкурсында җиңеп чыккан. Аңа Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы һәм "Хезмәтне саклау регионара ассоциациясе" коммерция оешмасының дипломы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазе һәм төсле телевизор тапшырылды.
Укучыларга конкурс эшләрен әзерләүдә технология укытучысы Надежда Данилина ярдәм итте.
Ә Вожи мәктәбенең 5 класс укучысы Максим Агафоновның фотолары шул ук конкурста өченче урынны алган. Укучыга диплом, Мактау кәгазе һәм DVD-караоке бүләк иткәнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев