Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без театрга бардык

Гүзәл Әхмәтова, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. Күптән түгел шәһәребездәге 2нче урта мәктәпнең бер төркем укучылары Казанда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Бу көнне театрда Россиянең һәм Татарстанның танылган халык артисты Ринат Таҗетдинов юбилее уңаеннан, драматург Г.Хугаевның "Кара чикмән" спектаклен куйдылар. Театрга килеп керүгә кеше үзен бөтенләй...

Гүзәл Әхмәтова,
милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.
Күптән түгел шәһәребездәге 2нче урта мәктәпнең бер төркем укучылары Казанда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Бу көнне театрда Россиянең һәм Татарстанның танылган халык артисты Ринат Таҗетдинов юбилее уңаеннан, драматург Г.Хугаевның "Кара чикмән" спектаклен куйдылар. Театрга килеп керүгә кеше үзен бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Сәхнәнең зур осталык белән бизәлеше, артистларның уйнавы, аларның костюмнары, музыкасы, биюләре укучыларда онытылмас тәэсир калдырды.
Безнең мәктәп берничә елдан бирле якташыбыз, педагогия фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Ә.Н. Хуҗиәхмәтов белән тыгыз элемтәдә тора. Ул безгә мәдәни-агарту эшендә зур ярдәм күрсәтә, мәктәбебез укучыларына Г.Камал исемендәге театрда куелган төрле спектакльләргә даими рәвештә чакыру җибәрә. Менә бу юлы да театрга без аның чакыруы буенча бардык.
Казанга баруны оештырган өчен Ә.Н. Хуҗиәхмәтовка, район мәгариф бүлеге җитәкчесе А.Н.Ермилинга, мәктәп директоры Л.В.Борюшкинага олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев