Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханнары турында

Район мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга хәзерлек бара.

Людмила Рыбакова,
мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Быел бердәм дәүләт имтиханнарын район мәктәпләрен тәмамлаучы 132 укучы тапшырачак. 2012 елның 1 мартына кадәр мәктәпне тәмамлаучы укучылар кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәкләре турында мәктәп җитәкчелегенә гариза тапшырырга тиеш.
Имтиханга 10-11 классларда барлык фәннәрдән канәгатьләнерлек билге алучылар кертелә. Моннан тыш, мәктәп педагогик советының рөхсәте булырга тиеш.
2012 елгы чыгарылыш класс укучылары аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәрдән - математикадан һәм рус теленнән имтихан тапшыралар. Алар башка фәннәр буенча да БДИ тапшыра алалар, ләкин укучылар бу фәннәрне киләчәктә нинди һөнәр сайлауларына карап билгелиләр.
Гомумроссия БДИ тапшыруның өч еллык практикасында беренче тапкыр Рособрнадзор рус теле һәм математика буенча минималь баллар турында уку елы башланганчы ук хәбәр итте. Рус теле буенча тест балларының минималь чиге 100дән -36, математика буенча - 24 балл. Бу мәгълүмат имтиханнарга хәзерлек эшен күпкә җиңеләйтә, чөнки минималь чикне үтү өчен ничә сорауга җавап бирергә кирәклеген укучылар хәзердән үк беләләр.
Мәктәпләр уку елы башында ук БДИга хәзерлек буенча чаралар планын эшләделәр. Бу чаралар арасында бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү процедурасы турында мәгълүмат бирү, тиешле психологик атмосфера тудыру, ата-аналарны укучыларның хәзерлек дәрәҗәсе белән таныштыру максатында ата-аналар җыелышы үткәрү дә күздә тотылды. Хәзерге вакытта чыгарылыш класс укучыларын бланклар тутырырга өйрәтәләр, БДИ форматындагы контроль эшләр үткәрелә, һәр бирем җентекләп тикшерелә, интернет ресурслары кулланыла. Һәр чыгарылыш класс укучысының белем дәрәҗәсе һәм сыйфаты исәпкә алына.
Укытучылар өчен семинарлар оештырыла. Мәсәлән, Өчкүл мәктәбе базасында - математика, Ким мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте. БДИга хәзерлек мәсьәләләре күп тапкырлар район мәгариф учреждение җитәкчеләре семинарында тикшерелде. БДИ буенча кирәкле мәгълүматларны укучылар шулай ук мәктәпләрдәге махсус стендлардан таба алалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтихан

2
X