Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

БДИгә вакыт аз кала...

Районның унберенче класста укыган 82 укучысының барысына да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителде. Моның өчен аларга инша язарга туры килде, дүрт укучы бу биремне беренче тапкырдан башкарып чыга алмады. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, БДИне тапшырыр өчен укучылар тагын бер сынау - еллык контроль эшләр рәвешендә аттестация үтәргә тиеш....

Районның унберенче класста укыган 82 укучысының барысына да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителде.
Моның өчен аларга инша язарга туры килде, дүрт укучы бу биремне беренче тапкырдан башкарып чыга алмады. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, БДИне тапшырыр өчен укучылар тагын бер сынау - еллык контроль эшләр рәвешендә аттестация үтәргә тиеш. Аларны уңышлы башкарып чыккан очракта гына бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга рөхсәт ителәчәк.
Ә имтиханнарга инде аз гына вакыт калып бара: беренче имтихан 27 майга билгеләнгән. Дөрес, ул икенче мәктәп базасындагы имтиханнар тапшыру пунктында түгел, ә башка шәһәрдә булачак. Ә менә 30 майга рус теле буенча БДИ билгеләнгән, 2 һәм 6 июньнәрдә чыгарылыш класс укучылары математика буенча имтихан тапшырачак.
Ә 223 тугызынчы класс укучысына төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшырырга кирәк булачак. Аларның барысына да уңышлар телибез!
Фото: http://penza.press/22/04/2016/v-etom-godu-ne-proteklo/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев