Балачак хыялы тормышка ашты
Бала чакта укытучы булырга хыялланмаган кеше булмыйдыр ул, ләкин бөтен уй-гамәлләр тормышка ашып бетми. Ә менә Ольга Кузьмина үз дигәненә ирешә.
Валентин Ашмарин
Полянка урта мәктәбенең профком рәисе.
Башлангыч классларда укыганда ук ул иптәш кызларына һәрвакыт: "Мин укытучы булам!" - дип әйтә торган була. Белмим, безнең кайсыбызның гына укытучы буласы килми икән? "Мәктәп" уйнаган вакытларда ук аның таләпчәнлеген, кырыслыгын күргән кеше моның үз сүзендә торачагына ышана.
Мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, ул икеләнеп тормый. Гомер буе укытучы булып эшләгән әти-әнисе дә кызларының планын хуплыйлар. Имтиханнарын уңышлы гына тапшыргач, педагогия институтына укырга керә һәм ул югары белемле укытучы булып чыга
Менә чирек гасырдан бирле Ольга Владимировна Полянка урта мәктәбендә эшли, укытучы һөнәрен сайлавына бер тапкыр да үкенми. Ә бит бу юлда кыенлыклар күп очрый. Башта ул Балымер авылында балалар комбинатында эшли. Дүрт чакрым юлны җәяү йөрергә туры килә. Шулай да бервакытта да зарланмый. Хәзер инде болар барысы да артта калды. Ольга Владимировна үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле педагог.
Укытучының һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы укучылар күз алдында, алар аннан үрнәк алалар, аңа охшарга тырышалар. Ольга Владимировна үзенең тәрбия эшен әнә шуннан чыгып оештыра. Аңа башлагыч классларда эшләргә дә, рус теле һәм әдәбияты укытырга да, география һәм биология фәннәреннән дә белем бирергә туры килә. Хәзер ул яңадан башлангыч классларда укыта.
Аның кабинеты төрле күрсәтмә әсбаплар белән җиһазландырылган. Дәресләре, үткәргән чаралары балаларның аң-белемен үстерүгә юнәлдерелгән. Зур ышаныч күрсәтеп, аңа класс җитәкчеләренең район конкурсында катнашу хокукы бирелде һәм монда ул финалга чыкты.
Ольга Владимировна мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары да. Бу күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш.
Әниләрен, әбиләрен шатландырып, аның кызлары Наталья белән Светлана да әнисе һөнәрен сайладылар. Әбиләре, Полянка мәктәбенең элеккеге директоры Евдокия Константиновна Левушкина, үзе дә гомер буе рус теле һәм әдәбияты укыта.
Ольга Владимировнага һәм булачак укытучы кызларына да тормышта уңышлар гына телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев