Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балачак бәйрәме

Сишәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. Монда "Йолдызчык-2013" район балалар иҗаты конкурсының финалы үтте.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Бу мавыктыргыч конкурсны мәгариф бүлеге инде 2007 елдан бирле үткәрә. Сайлап алу турыннан соң финалга өч - "вокал-соло", "хореография" һәм "нәфис сүз" номинацияләре буенча егерме тугыз балалар бакчасыннан иң яхшы башкаручылар чыкты.
Сәхнәгә чыгар алдыннан конкурсантлар гына түгел, әти-әниләр, тәрбиячеләр дә нык дулкынланды. Шуңа карамастан, балаларның чыгышы бик күңелле булды. Стелла Марянина башкаруында һинд биюе, Иске Рәҗәп балалар бакчасыннан спорт биюе, Арина Саиткина, Константин Фирсов укыган шигырьләр һәм башка номерлар, төрле телдә яңгыраган җырлар да шактый булды. Мәсәлән, Ольга Якличева чуаш телендә әни турында җыр башкарды. Ә "Родничок" балалар бакчасы нәниләре рус, татар һәм инглиз телендә җыр башкардылар һәм җыр номинациясендә өченче урынга лаек булдылар. Өченче урыннар шулай ук "нәфис сүз" номинациясендә - Ангелина Маркарянга ("Теремок" балалар бакчасы) һәм "Джентльмены" биюен башкарган "Колосок" балалар бакчасы малайларына бирелде.
Полянка авылыннан Радмила Холмирзоева - "Веснушки" җырын башкарып, Иске Рәҗәптән Камилә Хәмидуллина - шигырь укып, "Солнышко" балалар бакчасы кызчыклары "Калинка" биюен башкарып, икенче урыннарны алдылар.
Ике номинациядә "Антошка" балалар бакчасы балалары җиңүче дип табылды. Камилла Вафина "Робот" җырын башкарып, аны сәхнәләштергәндә Александр Коптелов белән Андрей Зверев ярдәм иттеләр, ә кызлар бию коллективы "Реченька" биюен башкарды. "Нәфис сүз" номинациясендә "Тигренок" шигырен укып, "Солнышко" балалар бакчасыннан Степан Севастьянов җиңеп чыкты.
Барлык финалистларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котладылар.
Конкурс балаларыбызның талантлы булуын тагын бер кат раслады.
«Антошка» балалар бакчасы сабыйлары төрбиячеләре белән бергә; Степан Севастьянов шигырь укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев