Кичә районның чыгарылыш класс укучылары рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.
Быел 1нче һәм 2нче мәктәпне 22шәр егет һәм кыз тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә чыгарылыш класс укучыларының саны бер укучыдан ун укучыга кадәр.
Барлык укучылардан кызыл аттестатка 12 кеше дәгъва итә. Аларның алтысы 1нче мәктәптән, Ямбакты һәм Ким мәктәбеннән - икешәр, Бураково һәм Урта Йорткүл мәктәбеннән берәр укучы. Аларның еллык билгеләре бик яхшы, шуңа күрә БДИне уңышлы тапшырган очракта кызыл аттестат алырга бөтен мөмкинлекләре бар.
Инде хәбәр ителгәнчә, быелдан алып мәктәптә бик яхшы укыган өчен алтын һәм көмеш медальләр бетерелде. Шулай да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы быел март аенда кайбер укучылар өчен "Укуда ирешкән уңышлары өчен" дигән республика медален раслады. Бездә бу медальгә 11 кеше тәкъдим ителгән. Медальне алу өчен таләпләр бик кырыс. Аттестаттагы бик яхшы билгеләреннән тыш, БДИ буенча һәр фәннән кимендә 75 балл җыярга кирәк.
Кагыйдәләр һәм шартлар ничек кенә үзгәрмәсен, имтиханнар чорында укучылар да, аларның ата-аналары да, укытучылар да зур дулкынлану кичерә. Чөнки имтиханнар аларның уртак эшенә билге куя.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев