Яңалыклар
ЮНЕСКО экспертлары борынгы Болгарда
Бүген Болгар музей-заповеднигына рәсми визит белән мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара үзәк экспертлары (ИККРОМ) һәм Үзәк Македония делегациясе килде.
Кунакларны ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча Республика Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв озатып йөрделәр.
Халыкара экспертлар, ИККРОМ гендиректоры Стефано...
Бүген Болгар музей-заповеднигына рәсми визит белән мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара үзәк экспертлары (ИККРОМ) һәм Үзәк Македония делегациясе килде.
Кунакларны ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча Республика Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв озатып йөрделәр.
Халыкара экспертлар, ИККРОМ гендиректоры Стефано Ди Каро, мәгариф, фән һәм мәдәният (ЮНЕСКО) мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы Гендиректорының махсус Киңәшчесе Мөнир Бушенаки музей-заповедник территориясендә борынгы һәйкәлләрне саклау һәм реставрацияләүнең торышын карадылар, шулай ук биредә соңгы ике елда төзелгән объектлар белән таныштылар. Барлык эшләр тиешле таләпләр нигезендә алып барылуы, археология өлкәсендә дөнья стандартларын исәпкә алып эшләү билгеләп үтелде. Бу яктан Болгар борынгы һәйкәлләрне торгызуны максат итеп куючыларга үрнәк булып тора.
Грек провинциясенең беренче вице-губернаторы Константин Карапанаетидис, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКОның бүлек мөдире Авраам Касситеридис та бу фикер белән килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев