Юбилее белән котладылар
Ким поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Александра Фомина туксан яшьлеген билгеләп үтте.
Күп бала тәрбияләп үстергән Александра Григорьевнаны туган көне белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов, авыл ветераннар оешмасы рәисе Наталя Пудофеева, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары котлады.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, күп еллык намуслы, тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр, исәнлек, җан тынычлыгы теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев