Яңалыклар

Яшьләр форумында катнаштылар

Болгардагы 2 нче урта мәктәп укучылары Ксения Молодова белән Александр Горячкинга һәм аларның җитәкчесе Ольга Лобановага икенче "Халыклар дуслыгы - Татарстанның байлыгы" милләтара яшьләр форумында катнашучылар сертификаты тапшырылды.

Алар өч көн дәвамында Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстанның башка районнарыннан, шулай ук Франция, Кытай, Корея, Казахстаннан килгән вәкилләр белән бергә яшьләр сәясәте борчыган мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Безнең район вәкилләре, мәсәлән, милләтләр арасында килеп чыккан низагларны бетерү һәм идеал җәмгыять төзүне инсценировка рәвешендә күрсәттеләр. Чит ил студентлары тәкъдим иткән социаль проектлар да кызыксыну уяткан.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


форум 2 нче урта мәктәп укучылары “Халыклар дуслыгы – Татарстанның байлыгы”

Нет комментариев