Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яраткан артистларыбыз концерт куйды

Узган сишәмбедә район Мәдәният йортында татар эстрадасының яшь башкаручылары концерты халыкта зур кызыксыну уятты. Яраткан артистларын күрергә дип хәтта авыллардан да килгәннәр. Ике сәгать дәвамында Илдар Әхмәтов, Мөнир Рахмаев, Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Сираева, Альбина Апанаева, Иркә тамашачыларга соңгы вакытларда төрле буын вәкилләре арасында популярлык казанган җырлар бүләк иттеләр. Программаны алып...

Узган сишәмбедә район Мәдәният йортында татар эстрадасының яшь башкаручылары концерты халыкта зур кызыксыну уятты.
Яраткан артистларын күрергә дип хәтта авыллардан да килгәннәр. Ике сәгать дәвамында Илдар Әхмәтов, Мөнир Рахмаев, Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Сираева, Альбина Апанаева, Иркә тамашачыларга соңгы вакытларда төрле буын вәкилләре арасында популярлык казанган җырлар бүләк иттеләр.
Программаны алып баручы, халыкка "Эссе" төркеме җырчысы буларак та яхшы таныш булган Айрат Ильясов төрле монологлар, тормышыбыздан алынган кызык хәлләр турында сөйләде. Кыскасы, җор телле, юмор хисенә бай булган бу егет тамашачыларның күңелен тиз яулады. Сәхнә күренешләрендә катнашучыларга яшь артистларның җыр дисклары бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев